ТАТ РУС ENG

Әхмәт ИСХАК Тукай һәм яшь шагыйрь турында баллада

Сораган япь-яшь бер шагыйрь
Тукайдан, төштә күреп:
— Язарга шартлар, әйт, абый,
Ничегрәк иде элек?

Түшәктә яткан җиреннән,
Ютәлләп, әйткән Тукай:
— Син шартлар дисең. Аны бит
Кем ничек аңлый, дускай!

Дөресен әйткән чагында,
Мең төрле михнәт татып,
Уйларга алар турында
Булмады минем вакыт.

Бар иде салкын бер бүлмәм,
Кәгазем, карандашым.
Җырлап һәм чирләп шунда мин
Яшәдем ялгыз башым.

Бар иде җиңел җиләнем —
Тәннең һәм җанның туны.
Бөркәнеп ята идем мин
Җан туңган чакта шуны.

Үземнең язмыш турында
Күп уйлап тормый идем.
Халкымны нәрсә борчыса,
Мин шуны җырлый идем.

Мин язам менә яткач та
Үлемем түшәгенә,
Тукталып торам бары тик
Буганда ютәл генә.

Син шартлар турында, энем,
Мусадан әнә сора.
Тик ашык: палач килгәнен
Ул анда көтеп тора.

Үзенең утлы җырларын
Ул яза икән ничек? —
Нинди шартларда диюем, —
Аңардан шуны ишет.

Аннары, кайтып, миңа да
Бирерсең шуны сөйләп…
Уянган ул төн яшь шагыйрь
Йокыдан, никтер, тирләп…


Комментарий язарга


*