ТАТ РУС ENG

Әхмәт РӘШИТ Тукай варислары

Зәңгәр биеклектән шат тургайлар
Табынына язның ямь түгә;
Тукай язмышына шаһит урман
Кыйсса сөйли матур бер көйгә.
Уйчанлыгын шатлык алыштырган.
Яшьлек булып тәндә дәрт кайный.
Ул сөенгән —
Кырлай авылына
Варислары килгән Тукайның.
Күпне күргән ил картлары килгән —
Йөздә сырлар,
Чәчләр агарган…
Тукай гына һаман япь-яшь егет,
Онык кына сыман аларга.
Аксакаллар кызып шигырь сөйли —
Әйтерсең лә алар барысы да
Хисап бирә бүген шигъриятнең
Бөек аксакалы каршында.
Тукай тыңлый. Заман сүзен тыңлый.
Күзләренең назы, сөйкеме
Арадагы үсмер шагыйрьләргә,
Калышмагыз, диләр шикелле.
Зәңгәр күкләр йотылып шигырь тыңлый,
Күңелләрдә шигъри ут кайный,
Бүген — бәйрәм, Кырлай авылына
Варислары килгән Тукайның.


Комментарий язарга


*