ТАТ РУС ENG

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА Без — Тукайлы халык! (Поэма)

Мондадыр безнең бабайлар түрләре,
почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары,
оҗмахлары.
(«Пар ат»)*

(*Поэма “Гөлләр елы” китабында (1988) “Без – Тукайлы халык!” (өлешчә), “Утлы еллар” китабында (2003) “Шагыйрь чишмәсе”, “Сөюемнән мин бер чибәр идем” китабында (2005) “Без – Тукайлы!” дигән исем белән басылды.
**Эпиграфлар Габдулла Тукайның 1955 елда чыккан дүрт томлыгыннан алынды).

Тукай аһәңнәрен саклый
Кушлавычта куш тирәк.
Тарихта — син, телләрдә — син,
И изге, нурлы төбәк!

Кушлавычның сукмаклары
Каен белән каелган.
Моңнарым, күңел җырларым
Тукай белән баеган.

Кул биреп күрешә кебек
Кушлавыч каеннары.
Аны тормыш талкыса да,
Юлыннан аермады.

Каермады, аермады
Иленнән, төбәгеннән.
Берьюлы мең чишмә бәреп
Чыккан күк йөрәгеннән.

Дәртлесе дә, моңлысы да,
Акыллы, зәһәрләре.
Шүрәлесе, Кисекбашы,
Җәннәте, мәхшәрләре

Сыйган Тукай йөрәгенә,
Язган Тукай каләме.
Тукай белән җылына күк
Җире, Җиһан-галәме!

Монда аның балалары,
Түрләре, табыннары.
Монда буялыр тузаны
Һәм юар сабыннары…

***

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
(«Туган авыл»)

Якын чишмә шактый ерак калган,
Авыл, гүя, артка чигенгән.
Тик китмәгән халык күңеленнән,
Гореф-гадәт, йола, диненнән.

Тау битендә тезелеп киткән урам —
Хуҗалары күчкән Казанга.
Чирәм үскән күптән буш нигезгә,
Ихатага, сукмак, ызанга.

Тешкә берле* бүген бала-чага,
Бәбкә саклый чишмә ярында.
Синдә алган тәэсир-хисләремне
Сөйләү мөмкин түгел барын да.

(*Тешкә берле — бик аз, берән-сәрән (диал.)).

Үз күзләрем белән карап тордым
Тукай күңеле төшкән чишмәгә.
Изге булгандыр бу салкын чишмә —
Тукай күңеле төшмәс тикмәгә.

Никрут булып Кушлавычка кайткач,
Киңәшне диң аңа кем биргән?
Чистарткан ул шушы тау чишмәсен,
Яңа бура бурап иңдергән.

Мәгънә белгән, димәк, мәнле булган,
Изгелеккә тарткан күңеле.
Юл-сәфәргә чыгар алдыннан, дип,
Саваплы эш кылган иң элек.

…Кемдер берәү чирләп китсә бүген,
Шул чишмәне искә төшерә.
Адарына чиләк, чүмеч куя —
Әзер булсын юлчы кешегә.

Тукай кулы тигән чишмә яры,
Тукай эзе калган үзәннәр.
Хәсрәтеннән телгәләнгән тауның
Җәрәхәте инде төзәлгән.

Тукай чишмәсенең суын эчтем,
Уйга чумдым, йөреп шул тауда.
Ятим нигезләргә чирәм үскән,
Көтү кергән, төшкән туплауга…

***

Алкаларың якты бриллиант ич…
(«Ни кирәк тагы?»)

Бер утырдым Тукай нигезендә,
Кушкаенга терәп аркамны.
Әкиятләрнең кайсысына китеп,
Кайда югалттым соң алкамны?

Кайда шулай балалыкка кайтып,
Тау битеннән түбән атылдым?
Ак каенга ак бишекләр элеп,
Хыялымда микән — атындым?

Искә алып, үткән елларымны,
Терелтәсем килеп тырыштым.
Фараз итеп булмас кырык ягы
Бар икән бу явыз тормышның.

Чәчәкләрен койган, шиңгән гөлгә
Су сибүнең юктыр файдасы —
Ай урынына Кояш балкыса да,
Алсуланмас сөю алмасы!..

Җылы җиле белән җитәкләшеп
Очтым әле,
Күрде күзләрем:
Ак нур, гүя, яшел күлмәк кигән
Каен кызларының тезләре…
Ай-ураклы алтын алка кигән
Кушлавычның сылу кызлары
Сискәндерде.
Күзләрендә —
Тукай яккан
Учак кузлары!..

***

Бик юашлатты мине яшерен сөюдән җан көю,
Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю!
(«Актык тамчы яшь»)

Сөюеңә җыр яз, диләр,
Җитәр микән соң сүзем?!
Яшен кебек ялтырап алды,
Чагылып калды күзем.

Яктылык зур булган саен,
Каравы аңа кыен.
Дәште дә бит мәхәббәтем:
Кил миңа, ярат, сыен.

Мин үзем качтым шикелле
Мәхәббәт кочагыннан.
Шырпы сызмый ут алырлык
Сөюем учагыннан.
 
Зәйтүнәм, сине сөям дип,
Әйт тә сал инде шунда.
Әллә ни булды телемә,
Бар эшем төште кулдан.

Бар иде булган чагым
Хәтта арысланнан кыю.
Бик юашлатты шул мине
Яшерен сөюдән җан көю.

Сакланам, имеш, якланам,
Ямьсез, көфер сүзләрдән.
Актык тамчы яшем тамды,
Тамды минем күзләрдән.

Бодай башагы бизәге
Зәйтүнәм чәчләрендә.
Бары ул гына уемда,
Хыялый кичләремдә.

Салкын көннәрдә кызышам,
Эссе көннәрдә туңам.
Бәхет эзлим. Бәхетсезлек
Өстенә барып чыгам.

Табигатьтә төрле фасыл,
Суыкны көтә балан.
Ул янымда булса әгәр,
Ялт итәр иде алан.
 
Гомер юлым маңгаема
Язылганмы соң ялгыш?
Көрсенәме соң бу күңел,
Күпсенәме соң язмыш?

Бу көннәрем гомеремнең
Кай сәгать, кай минуты?
Эч-бавырымны көйдерә
Әллә аерылу уты?

Әллә хушлашыр көннәрем
Җиттеме аның белән?
Эчәр суларым беттеме
Минем өлешкә тигән?

Йөз шигырь язудан авыр
Бер «Яратам!» диюе.
Менә шулай кайвакытта
Шагыйрьләрнең сөюе.

***

Бар егетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын,
Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын.
(«Егетләр» )

Өйдә бик тиз боектыгыз,
Бакчада бер дә харап.
«Нигә алай?» — дип сорагач,
Әйттеләр туры карап:

Без, Роза чәчәкләре,
Зыялылар, затлылар.
Бар шундыйлар: мәхәббәттә
Намуслары таплылар.

Вәгъдәсендә, әйтик, менә
Тормады синең ирең.
Назлады тагын берәүне,
Үткәрде шунда төнен.

«Яратам» дип, йөз мәртәбә
Пышылдады аңа да.
Шаһит булу хурлыгыннан
Битем-таҗым яна ла.

Безнең алда хыянәт итте,
Җырлады шул ук «көйгә»…
Аннан чәчәк белән кайтты,
Без — менә синең өйдә…

Син тагын сорау бирәсең:
«Нигә тиз боектыгыз?
Оятыгызга көч килер
Эшкәме юлыктыгыз?»

Сөю офыкларын ертып,
Мәкер баскач җиһанны,
Балкып янарга түреңдә
Каян алыйм илһамны?

Шул хурлыкка чыдый алмый,
Энәле булып калдым.
Мәхәббәттә ялган вәгъдә
Безне шөбһәгә салды.
 
Бу дөньяның бакчасыннан
Бары матурны эзләп,
Тәкәббер тотып гәүдәсен
Һаман «асыл»ны күзләп,

Белмичә әдәп-канунның
Оят дигән камчысын,
Курыкмыйм мин бер нәрсәдән,
Күрмәм хурлык ачысын,
Дип йөргән егетләр бардыр,
Үзен тәкәббер тотып.
Матурлыкның — «мат»ы аңа,
Яшәсен шуны йотып!

***

Керләнеп беттем үзем,
дөньяны пакьли алмадым.
(«Кыйтга»)

Әллә иске, әллә инде яңа фикер,
Әллә каргый, әллә әйтә дога-зекер,
Сөйләшәме, серләшәме шулай җаннар —
Агачларның яфраклары лепер-лепер.

Акты җырлар, акты моңнар, «тидия»се —
Юатмакка үксез җанны ни диясе?
Габдулланың үз әтисе Мөхәммәтгариф
Кушлавычның зиратында гүр иясе.

Авылының мөхтәрәм бер заты идее
Һәм атасы мулла булмак гыйлем бирде.
Өйләнешеп, даһи булыр углы тугач,
(Ни сәбәптин?)
Бик тә яшьли әҗәл килде.

Мулла нәселе, мулла углы — һәр булмышы,
Каннан килә Габдулланың укымышы.
Тирән акыл, якты зиһен, үткен уе
Белән байый татарымның сүз тормышы.

Тугры Тукай туры итеп һәммә сүзне
Әйтсә әйтте, чыгарырлык итеп күзне.
Кызартмады, каралтмады милли йөзне,
Агартты тик,
Пакьләде ул, әйе, безне!

Әллә иске, әллә инде яңа фикер,
Әллә каргый, әллә әйтә дога-зекер,
Сөйләшәме, серләшәме шулай җаннар —
Агачларның яфраклары лепер-лепер…

***

Азмы какканны вә сукканны
күтәрдем мин ятим?!
(«Дошманнар»)

Исләремдә калганнары,
Каныма тоз салганнары,
Каргышлары, ялгышлары,
Язмышымның сагышлары…
 
Истә Шәрифә карчыкның,
Килмешәк син, дигәннәре.
Артык тамак, артык җан дип,
Намусыма тигәннәре.

Мин бер «чәүкә».
Яннарымда
Гел «күгәрчен» балалары.
Кем иркәли, кемнәр бәйли
Ятимнәрнең яраларын?

Истә әнкәмнең Саснага
Үз янына алдырганы.
Иң авыр көнем булгандыр
Тома ятим калдырганы.

Әнкәемне бир дип сорап,
Сасна авылы картларыннан,
Йөгердем яшькә буылып,
Җитәлмәдем артларыннан.

Чит-ят итеп каршы алган
Бу җиһанның киңлегенә
«Никләр тудырдың», әнкәем,
Кертеп тәмуг читлегенә?..

Исемдә юк үз әткәем,
Исемдә гел бүтәннәре.
Салам түбә, җимерек өйләр —
Коймалары, читәннәре.
 
«Асрамага бала бирәм,
Бала бирәм, асрамага»:
Кушлавычка, Өчилегә,
Бер авылга, бер калага…

Азмы каккан вә сукканны
Күтәрдем мин ятим бала?
Сыйпаган тик маңгаемнан
Халкым кулы — Милләт-ана!

***

Бар күңелләрдән җылы,
йомшак синең каберең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең
иң ачы һәм татлысы!
(«Өзелгән өмит»)

Кабереңә киләм изге Ана,
Күзләремнән канлы яшь ага,
Чарасызлык кыскан ул заманда
Кем гаепли сине, сүз яга?

Кыйссаларың бер кырыйда торсын
Сезнең язмыш мәгълүм чагында.
Җир упмаса, горурлану хисе
Һич туктамас халкың җанында.

Сигез оҗмах насыйп булсын сиңа,
Насыйп булсын барлык хөрмәтләү.
Гөнаһ булыр шигырь яза торып,
Табына торып, дәһи сүз әйтмәү.

Кешелеккә син Тукайны бирдең,
Җир башында чишмә булдырдың.
Нинди теләк теләп йөрдең икән,
Нинди дога укып тудырдың?

Син дөньяга илаһи зат бирдең,
Кеше бирдең, Бибимәмдүдә.
Син дөньяга бөек Шәхес бирдең,
Шагыйрь бирдең, рәхмәт, Мәмдүдә!

***

Сөй гомерне, сөй халыкны,
сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле,
тик үкенечкә калмасын.
(«Сөй гомерне…»)

Арча кыры — алтын бишек —
Дулкынлана җилләрдә.
Онытылган исем-атлар
Кайта туган илләргә.

Газиз Гобәйдуллин, Галәү,
Шиһап Мәрҗани бәге —
Синдә тамыр җибәргәннәр,
Шанлы Тукай төбәге!
Арча кыры отып алган
«Җидегән чишмә» көен.
Тукайлы, Гомәрле төбәк
Булуың белән сөен.

Сөен, синең җирдә туган
Мөхәммәт, Гарифлары…
Шәхесләр белән бизәлә
Туган як тарихлары.

Тукайның якын дуслары,
Якташ-каләмдәшләре.
Алар аша сурәтләнә
Шагыйрьнең кан-яшьләре..

***

Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт.
…………………………………………………………….
Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм.
(«Шиһап хәзрәт»)

Язган Тукай. Яза хәзер безнең каләм,
Фикердәше Әмирханга биреп сәлам.

Тамырлары кемнәр диеп сорау бирсәң,
Кызыксынып нәсел бакчасына керсәң —

Милләтемнең дан-шөһрәткә лаек заты —
Булыр берсе Тукай әйткән Шиһап атлы.

Акчурасы, Бигиевы, Түнтәрие,
Үзе генә ни тора бит Исхакые!

Шушы затларга тоташа бер иптәше,
Фатих Әмирхан исемле чын хистәше.

Тирән милли фәлсәфәсе Әмирханның
Әсир иткән, көчле иткән шагыйрь җанны.

Рухташым, остазым дип бәя биргән,
Шатлыкта да, кайгыда да аңа килгән.

Берсе өчен икенчесе булган әләм,
Күп сөйләргә хәбәрем аз — шулдыр бәлам.

Фатих, Тукай — милләтемнең хис остасы,
Әйдәүчесе, озын сүзнең шул кыскасы.

***

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй…
(«Милли моңнар»)

Милли көйнең тәмен,
Сүзнең ямен
Танытучы кемнәр дисәләр,
Якташларның якты зиһене дип,
Арча яклап, җилләр исәләр.

Исемлеккә тагын теркәр идек
Мөхәммәтне —
Сөнгат малаен.
Мөгаллимнәр мөгаллиме булды,
Укытты ул кызын, малаен.

Танытты ул чын әдәби сүзнең
Җегәр көчен — башы сауларга.
Тауга карап,
Таулар булып булмый,
Сокланырга кирәк Тауларга!

Шигырь түгел,
Кыйсса язу тиеш,
Багышлап һәм башлап бүгеннән.
Нинди генә йолдыз калыкмады
Туган ягы — күңел күгеннән.

Тарих чокырының төпкеленнән
Табып чыгармады кемнәрне?
Фәкать аның акылы бәян итте
Мәңге сер булачак серләрне.

Торналары төшкән ул җирләргә
Кырык бердән килгән малайлар,
Фронтовиклар:
Рушад, Хәкимҗаннар,
Исәнме, дип, Кәшфи агайлар.

Пәйгамбәрлек йөген тартучыга
Фәрештәсе фикер өрдеме?
Кеше китә, җыры кала, егет,
Бәхилләшү
кирәк, дидеме?

Бәхилләшү, әйе, авыр булды,
Ачылып калды ачы тәҗрибә.
Ут чәчәге ушны үткерләсә,
Каз канаты җанга моң сибә.

Кесмәс үзәненә язлар кайтыр,
Гөберчәктә гөрләр сабантуй.
Тальян тартып, ничә Гата җырлар,
Аны сагынып өзелер ничә уй.

Үзәкләргә үтеп, үкендерер,
Табындырыр зиһен-акылы, —
Татарымның олуг Мөхәммәте,
Милләтемнең горур акыны!

Ихлас белән биргән гыйлемнәрен
Саклый шәкерт күңел түрендә…
Гөберчәктә чыккан Ай-Кояшның
Нуры балкый Тукай күгендә!

***

Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар,
Сирәк ләкин, дөрес әйтсәм, кешелекле хәялылар.*
(«Бәгъзе зыялыларыбыз»)

Зыялылар бик әдәпле халык,
Зыяннары тими тукмакка.
Юләр белән нигә юләр булсын,
Нәрсә бүлсен алар ахмакка?

Зыялылар зур әдәпле халык,
Гафу сорый, әгәр төчкерсә.
Шәфкать көтмә, аракыдан түгел,
Шөһрәтеннән беркөн исерсә.

Зыялылар хисапсыз ул бездә,
Милләт диеп «яна» күбесе.
«Яна-яна» намуслары көя,
Вөҗданында көек-көл исе.

(*Хәялылар — ояты, вөҗданы булган кешеләр).
 

***

Һәр минут миннән тели дөнья
күңел җимешләрен,
Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел,
сүнгән күңел?
(«Күңел»)

Мәрхәмәтсез чагың, дөнья,
Алҗыта, хәлне ала.
Белгәннәрем арасында
Булдым бәхетсез бала.

Өзми-куймый, ычкындырмый,
Тотып алып якамнан,
Мәсхәрәләттең җаһилдән,
Тәм таптырдың хатамнан.

Телидер кеше, көтәдер
Көн дә алтын яуганны.
Ничек языйм?
Сизеп торам,
Көтә күпләр ауганны.

Кышларны яз җылыткандай,
Ял кирәк газиз җанга.
Кайгыларда кайнаткачтын
Ник эретмисез назда?

Назлы күңел, язлы күңел
Язалмас дисезмени?
Күңел жимешләрем пешеп,
Тамалмас дисезмени?

Иҗат чишмәмне агулый
Танышым, белгәннәрем.
Агулый «кадерлем» диеп,
Куенга кергәннәрем.

Яклый алмыйм үз-үземне
Бетте көчем, дәрманым.
Ходаем!
Сыгынам сиңа,
Туктат, биреп фәрманың.

Алланың сөйгән бәндәсе
Газапка, ди, тарыга.
Гөнаһы бетеп, керер, ди,
Изгеләр китабына —

Оҗмах әзерлиләр диеп
Юаныйммы — сукканда?
Җан газабы белән янып,
Дөрләгән ут йотканда?..

***

Яз язу, ләкин кызыкма
һичвакыт шөһрәткә син…
(«Шөһрәт»)

Язу яздым, ләкин һичбер вакыт
Кызыкмадым данга, мөлкәткә.
Сәүдәгәрләр көлде: «Китабыңны
Сатып була иде кыйммәткә…»

Гаҗәпләндем,
Кеше көче белән
Мал тупларга йөргән ач күзгә.
Шагыйрь өчен бары мәйдан кирәк
Шигырь сорап торган хак сүзгә.

Кимсетелеп,
Салкын номерларда
Узындырдым тагын ютәлне.
Җан ачысын салдым шигырьләргә,
Кайгымны тик кәгазь күтәрде.

Сугыш аты кебек түзә-түзә,
Үлеп китсәм беркөн, газаптан —
Тынгы бирмәделәр, дип, Шагыйрьгә,
Сару кайнатырсыз азактан.

***

Аз кеби баскан бу зольмәт тормышым йортын минем,
Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма.
(«Дошманнар»)

Сырындыга сыенып йоклый
Абыемның* өй-иле.
Туктат, туган, килеп җиттек,
Алдыбызда Өчиле.
Монда мәрхәмәт, илтифат,
Монда хөрмәт, монда наз.
Сабыйлыкта-балалыкта
Күрдем аны мин бик аз.
Эчке яктылык сирпелеп
Чыккан җиңгәм** йөзенә.
Яшәү дәрте кайтты җанга,
Нуры сүнгән күңелгә.
Караңгылык баскан иде
Хыял дигән өемне.
Танырга теләми яхшым,
Яман өскә чөелде.
Гүя, аз минем күргәннәр,
Гүя, кан йөткермимен?..
Тапладылар, таладылар
Эт кебек куймый кимен…
Яз кояшына күмелеп,
Калды бу ел Өчиле.
Хәлләндем синдә. Аяктан
Еккачтын тормыш җиле.

(*Кәбир абыйсы.
**Рабига җиңгәсе).

 

***

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
(«Ваксынмыйм»)

Кояш — ерак, Ай — биектә, бәнем,
Ә син — безнең белән.
Йөрәкләрдә, җанда, табигатьтә,
Күңелләрдә гелән.

Кояш — ерак, Ай — биектә булсын,
Булсын буй җитмәслек.
Җирдә кояш булмак син бар —
Безне хур итмәслек.

Хур итмәссең,
Һич кипмәссең,
Чишмәң исеме — Тукай.
Безнең күңел түребездә
Син ул — Кояш,
Син — Ай!

***

Вактыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.
(«Ваксынмыйм»)

Мәңгелектән килеп, мәңгелектә калдың,
Син җырларда калдың, аңнарда.
Тугры булып тарихларга кердең,
Байрак булып яндың таңнарда.

Әткәм теле булып иркәләдең,
Әнкәм теле булып назладың.
Үткәннәрдән киләчәккә китеп,
Җир әйләнә моңлы сазларың.

Чын безнеңчә итеп, милли итеп,
Йөрәкләргә үтеп, бәгырьгә.
«Зиләйлүк»ләр килә, «Тәфтиләү»ләр,
«Әллүки»ләр кайта хәтергә.

Гамәлләре, гамь-гарьләре кайта,
Рухы торып баса шул чорның.
Үлеләрне хәтта терелтерлек
Көчен тоясызмы сез җырның?

Якты исем килә дастаннардан,
Милли моңнар килә үткәннән.
Без тумыштан «Туган тел»гә гашыйк,
Туган җиргә гашыйк күптәннән.

Чишмәләрен эзләп: Кушлавычка,
Өчилегә бардык, Кырлайга.
Арабызда берәү бармы икән
Табынмаган бөек Тукайга?

Гаскәр кебек төз наратлар әнә
Саклап тора Былтыр урманын.
Санап тора Тукай якташының
Ничә чәчеп, ничә урганын.

Тукай яшендә ул ни эшләгән?
Син ни кылдың Тукай яшендә?
Җавап көтә кебек бездән Шагыйрь
Сорау биреп, әйт дип, яшермә.

Шигырь генә түгел кылган гамәл,
Һәр шөгыльнең илдә тәме бар.
Үзеңнән соң гасыр яшәр эшең
Калса гына җирдә — ямең бар.

Тукай гомере ачык мисал безгә,
Тукай сүзе карар, кагыйдә.
Никадәрле гакыл, мәгънә, киңәш,
Сагышлы моң — шигъри ул көйдә.

Бер карасаң, сабый бала кебек,
Сафлык белән тулган Габдулла.
Бер карасаң, аксакалдай өлкән,
Акыл, киңәш бирә Габдулла.

Бер карасаң, ата назы белән
Һәммәбезне көйләп яшәтә.
Бер карасаң, сабак-дәрес бирә,
Хыяллары белән яшәртә.

Бер карасаң, яралы кош кебек,—
Канатлары каерып ташланган.
Бер карасаң, арысланнан кыю,—
Кайнар гарасатка ташланган…

Канап-канап, яраларын ялап,
Ил өстенә шифа яудырды.
Чирек гасыр гомер яшәп җирдә
Мең ел сүнмәс ялкын калдырды!

Бәйрәм ясап күңел түрләрендә
Пар атлары чаба заманның.
Тукайлары туганчыга кадәр
Нуры булды микән Казанның?

Нуры булды микән авылларның,
Якты җыры җитү кызларның?
(…Очкыныннан Тукай туар кебек,
Күзләрендә янган кузларның…)

Язы барның җирдә җыры булыр,
Язлар бирде Сине бу җиргә.
Зур җаннарга гына насыйптыр шул
Гасырларга үтеп керергә.

Җыры барның җирдә даны булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без — бәхетле, без — шагыйрьле халык
Без — Тукайлы халык мәңгегә!

1985, 2000


Комментарий язарга


*