ТАТ РУС ENG

Әнәс КАРИ Тукай безнең белән

Илебез өстен караңгылык баскан чакта,
Тираннарның җәбере чиктән ашкан чакта,
Кечле халык, зур халыкның йөрәгендә
Аһ-зар, ләгънәт дәрья булып ташкан чакта, —

Күкрәк киереп арабыздан калыктың син, —
Таң йолдызы — Чулпан төсле балкыдың син, —
Мөкаддәс һәм кайнар рухлы сазың белән
Кабындырдың бездә хисләр ялкынын син.

Көйгә салдың халык моңын, халык хисен,
Көрәштең син аның бәхете, җиңүе өчен;
Зур диңгезгә коя торган елга сыман,
Аңа бирдең бөтен өмет, барлык көчең.

Көчле, батыр һәм мәһабәт тавыш белән
Җыр-кылычың уйнап торды яшен сыман, —
Тик дошманнар агулагач тормышыңны,
Егылдың син яраланган лачын сыман.

Ул ел безгә җан тетрәткеч кайгы салды:
Синең япь-яшь гомереңне үлем алды;
Ләкин, шагыйрь, үлмәдең син һәм үлмәссең,
Чөнки халык йөрәгендә җырың калды.


Комментарий язарга


*