ТАТ РУС ENG

Гамил АФЗАЛ Ак юл

Карап калды чыршыларның
Шаулап торганы.
Бәс белән карга төренгән
Кырлай урманы.

Чылдыр-чылдыр, чылдыр-чылдыр…
Яңгырый дала.
Кала басу, кала ындыр,
Туган як кала.

Кырпак кырау бар дөньяны
Агарткан иртә.
Бәдри агай Габдулланы
Калага илтә.

Ак томаннар күтәрелә
Үзәннәр буйлап.
Сабый толыпка төренә,
Юллары ерак.

Иртә томан, кич тә томан,
Юлларда буран,
Үги кояш көлә сыман
Болыт артыннан.

Бу әле шаулы гомернең
Ярлы иртәсе.
Кыен юллар үтәсе бар,
Үрләр үтәсе.

Алтын ай офык читендә
Озатып бара.
Калтырап дуга өстендә
Йолдызлар яна.

Чылдыр-чылдыр, чылдыр-чылдыр…
Ап-ак киң юллар…
Йомарланып ялкын булыр
Аһәңле уйлар.

Язлар җитеп, иркен итеп
Тын алыр дөнья.
Таңны көтеп, төнне үтеп,
Уяныр дөнья.

Халык уе, моңы, дәрте
Дәрьядай тулып,
Җырлар көче илгә ташыр
Иделдәй булып.

Якты илһам төнне тетеп,
Күкләргә күкрәр.
Кара көчләр аһ-ваһ итеп,
Тәхетләр тетрәр…

Көтә Идел, көтә Казан,
Хыяллар татлы.
Бәдри агай карлы юлдан
Куалый атны…


Комментарий язарга


*