ТАТ РУС ENG

Гамил АФЗАЛ Габдулла Тукайга

Илдә туган ил улы син, илдә яндың
нур булып,
Ил күгендә яз идең син, илде калдың
җыр булып.
Илне яклап яуга чыктың, ил иңендә
изге син, —
Җанлы иттең, аңлы иттең, данлы иттең
безне син.
Ил йөзендә күз идең син, ил уенда
аң булып;
Кичләрендә моң буласың, көннәренә
таң булып.


Комментарий язарга


*