ТАТ РУС ENG

Гөлфия ХУРАМШИНА Габдулла Тукайның туган көненә


Бөек Тукай татар өчен –
Халкыбызның йөзеге,
Татар өчен генә түгел
Тукайның биеклеге.

Кардәшебез Әхмәтова
Аны тәрҗемә иткән.
Бик күпләр хезмәте аша
Башка халыкка җиткән.

Киң танылган  бу дөньяга
Яраткан шагыйребез,
Шушы хис белән бүген дә
Горурланып яшибез!

Исеме белән аталган
Урам да, мәйданнар да,
«Туган тел» аның яңгырый
Бик күп тантаналарда.

Берни йөртми аның исеме,
Мин яшәгән шәһәрдә,
Саклый халкым шигырьләрен,
Әкиятләрен хәтердә.

 

Рига шәһәре, Латвия


Комментарий язарга


*