ТАТ РУС ENG

Гөлфия ХУРАМШИНА Татарларда хәтер бар

Күпме кимсеттеләр әйтеп:
«Татар барда, хәтәр бар».
Татар барда хәтәр түгел,
Татарларда хәтер бар.

Онытмыйбыз тамырларны,
Тарих кызыксындыра.
Дөреслекне ачыклыйбыз
Чыгышыбыз турында.

Хәтеребездә баһадирлар
Дошманга каршы торган,
Үз-үзләрен кызганмыйча
Ирек өчен кан койган.

Истә батыр Газинурлар
Һәм танылган якташлар,
Тукай, Насыйри, Гафури,
Сәйдәшебез, Такташлар!

Милләтебезне сакларга
Хәтеребез ярдәм итә.
Бердәм булыйк, югалмабыз!

Аера алмас киртә,
Хәтеребез ярдәм итсен,
Югалтмаска илебезне
Туган ана телебезне!

Рига шәһәре, Латвия


Комментарий язарга


*