ТАТ РУС ENG

Харрас ӘЮП Иман яңарту

(Шигырь бәйрәмендә)


Тукай чорында да, аннан соң да

Буш булмады Тукай тирәсе…

Безгә дә бит ел да менә шулай

Иман яңартырга киләсе.


Дөньясында җылы калмаганда,

Бар өметләр бетте дигәндә,

Күбәләктәй терелер күк җаның,

Терелер күк… Шигырь белән дә!

 

Белеп җыелабыз: тик бер көнгә

Тукайларның монда күчәсен.

Иман яңарыр да, әгәр булса…

Имансызлар, менә, нишләсен?!

 

Башкайларын ташка орсыннармы? —

Казаннарда, куркам, таш җитмәс…

Бу мәхшәрдә изге кыйблаларың

Кайтаралсаң гына — баш бетмәс!

 

Булган иман — яңарасы бүген,

Бозылмаса ходай кушканы:

Җыелабыз ел да,

Тукайларның

Кайткан чакта күңел кошлары…

 

1991

(Чыганак: Харрас Әюп. Җәяүле буран: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшир., 1996. – 385 б.).


Комментарий язарга


*