ТАТ РУС ENG

ХӘЙДӘР *** ("Сорасалар…")

* * *

Сорасалар:
— Халык туплый алыр
кайдан сезнең җырлар, моң кайда?
Эндәшмибез.
Чәчәк тоткан килеш
баш иябез туры Тукайга.

«Көрәшчеләр без!» — дип исбатларга
кирәкми дә хәтта мең дәлил,
миллионнарның йөзен ак итәргә
җитә кайчак, җитә бер Җәлил.


Комментарий язарга


*