ТАТ РУС ENG

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Сайлау кыйссасы

 (Сатирик поэма)

("Шүрәле"гә ияреп)


                    
I

Нәкъ безнең көннәрдә бардыр
Бер эш — «сайлау» диләр;
Сөйләгәндә сүз өчен,
Купшы итеп «Сайлаулар» диләр.

Гәрчә мандат алмасам да,
Кандидат булган идем;
Планын әз-мәз коргалап
Язган идем, сызган идем.

«Сайлаулар», — һич онытмыйм
Һәрьяклап алдау иде;
Ул матур, ялган вәгъдәләр —
Хәтфәдән юрган иде.

Күпме? дисәң, күп булгандыр,
Ул «сайлауларның эше»,
Һәр кандидат бер генә иде,
Юк иде аның ише.

Күңелле була иде анда,
Алдау булса да һаман;
Ул алдауга сайлаучылар
Күнеккән иде тәмам.

Һәр депутат туксан тугыз
Процент тавыш алды;
Сайлаучылар «йөзгә берәү
Тулмаган» булып калды.

Бик хозур иде, депутат
Күп кадер-хөрмәт күрде,
Сүз тимәде: махсус бүлмә,
Юлда гел бушлай йөрде.

Урын һәрчак түрдән булды,
Һәм күп нәрсәләр бушлай;
Үзгәрешләр башланганчы
Шәп яшәделәр шулай.

Зур иде халык моң-зары,
Күренми — диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр,
Гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер
Намнары, дәүләтләре,
Карт бабайларның, моны күрсәң,
Бөтен Сауләтләре*.

Ачыла алдыңда тарихтан
Театр пәрдәсе:
— Аһ! — дисең. — Без ник болай соң?
Без дә Хакның бәндәсе.

«Сайлаулар»ын яздым бераз,
Языйм әле сайлавын,
Сайлаучыны кемнең нинди
Вәгъдә белән сыйлавын.

Бу сайлауның мин кызыклы
Сайлау алды хәлләрен
Язмыймын куркып, җитмәс дип
Андый эшкә хәлләрем.

Юк түгел арада теркәлгәннәр
Әшнәлек белән;
«Бердәнбер!» — дип көчләп таккач,
Дәшмәгәннәрен беләм.

Тукта, юлдин адашканмын,
Кайда калды хиссасы**:
Әллә ник истән дә чыккан —
«Сайлау алды кыйссасы».

Аз гына сабыр ит әле, и укучым!
Хәзер язам;
Уйласам ул хәлләрне,
Гакълымнан да Хәзер мин язам.

                  
II

Билгеле, бу сайлау юлында
Һәр куркыныч та бар;
Юк түгел «аю», «бүре», «төлке» —
Җанны корткыч та бар.

Һәм дә бардыр теркәлгәннең
Берничәшәр көндәше;
Очрата аларны бик еш
Очрашып йөргән кеше.

Шактый булганга ишләре,
Төрле кеше бар, диләр;
Секретарь, директор, ректор…
Эшчеләр дә бар, диләр.

Һич гаҗәп юк, булса булыр, —
Халкы күп зур ил бит ул;
Илдә кем булмас дисең, —
Очсыз-кырыйсыз ил бит ул!

                      
III

Шул турыда аз гына — биш-алты
Сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә, аз гына җырлыйм әле,
Көйлим әле.

Бик матур бер ял көнендә
Бер округ Сайлаучысы
Киткән иртүк торып сайлауга,
Булыр дип яклаучысы.

Тиз барып җиткән Сайлаучы,
Эшкә тотынган кергәч тә,
«Үзем теләп сайлыйм» дигән,
Исемлекне күргәч тә.

Бу юлы да, гадәтенчә,
Эчтә бик якты икән;
Агитация булмаганга,
Кабина бик тын икән.

Шундый тын, яхшы һавада
Безнең Сайлаучы исә,
Алны-артны, уңны-сулны белмичә,
«Мандат кисә».

Карандаш кулда, егетем
Эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы
Бер бюллетень «кычкыра».

Сискәнеп, безнең Сайлаучы
Катып кала аягүрә;
Бюллетеньдә искәрмәстән
Баш дәгъвачыны күрә.

Кем бу? Ничек теркәлгән?
Ничек итеп үткән бу?
Көндәшлеккә гади генә
Эшчеләрне керткән бу!

Эш урыны да югары,
Мактау сүзләре дә күп;
Командасы да зур иде,
Әшнәләре дә бик күп.

Бюллетеньнән карый сыман
Бу түрәнең күзләре.
Коты очар, Сайлаучының
Төнлә түгел, көндезләре.

                 
IV

Бик озак торгач карашып,
Күзне-күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр Сайлаучы:
— Сиңа миннән ни кирәк?

— Бер дә шикләнмә, Сайлаучым,
Мин юньсез түрә түгел;
Юл да кисмимен, шулай да
Мин гади эшче түгел!

Гадәтем: сайлаучыларны
Ихтыярсыз сайлаттым;
Сәвит яклымы? Каршымы?
Икенең берен сайлаттым!

Мин әле, күргәч сине дә,
Шатлыгымнан үкерәм;
Мандат алсам, барчасына,
Дөньясына төкерәм.

Кил әле, әйдә, Сайлаучым,
Сыз минем көндәшләрне,
Самоотвод бирмәгәннәр,
Күр бу мәнсез яшьләрне.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр,
Һич карышмый уйлыйм мин,
Тик сине шартымга күнмәссең
Диеп уйлыймын шул мин.

— Нәрсә шартың, сөйлә,
И бичара Сайлаучыгынам?
Тик тизүк сыз юньсезләрне,
Нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйләем шартымны сиңа,
Яхшы тыңла, карендәш:
Монда бар ич бик очлы
Һәм өр-яңа бер карандаш.

Мин дә көч, ярдәм бирермен, —
Әйдә, иптәш, кузгалыйк.
Шуның белән берәм-берәм
Көндәшләрне сызгалыйк.

Көндәшләрең төшеп калыр,
Калыр тик бер кандидат;
Синең кулда булыр — Мандат!
Син булырсың — Депутат!

Бу киңәшкә баш дәгъвачы
Күнде, килмичә кире,
Әйтерсең мандатка китте:
Кыяфәт моның эре.

Көндәшләремне сызар дип,
Төртеп тора бармагын.
Укучым, сиздеңме инде,
Сайлаучының кармагын!

Карандашын җайлап кына
Юнәлтә бюллетеньгә бу,
Хәйләсенә әкрен-әкрен
Китерәдер көйгә бу.

Дәгъвачы «кул куйган эш», —
Селкенмидер, кузгалмыйдыр;
Белми инсан хәйләсен —
Карандашка күз салмыйдыр.

Сызгалый торгач, ахырда
Җай гына шуып китеп
Сызылды моның исеме
Эче куйды жу итеп.

Сизде эшне түрәбез дә:
Кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә
Әшнәләрен чакыра.

Хәзер инде бу иптәш
Безнең егеткә ялына.
Тәүбә итә эшләреннән,
Изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине,
Коткарчы, Сайлаучыгынам;
Мондин ары үзеңә, угълыңа,
Нәслеңгә тимәм.

Башкалардан да тидертмәм,
Ул минем дустым, диеп,
Теләгәнеңчә яшәргә
Мин үзем куштым, диеп.

Бик сызлана шул эчләрем,
Дустым, мандатка җибәр,
«Бердәнбер»не рәнҗетүдән
Нәрсә бар сиңа, ни бар?

Тибрәнә дә йолкына,
Бичара, гакълыннан шаша;
Шул арада Сайлаучы
Өйгә китәргә маташа.

Зур көрәшне откан ул,
Бу иптәшне белми дә;
Ул моның фөрьядларын***
Аслан**** колакка элми дә.

— И егет, һич юк икәндер
Мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез!
Кем син? Исмең кем синең?

Иртәгә килгәндә дуслар,
Кәефем булса әгәр,
Шул фәлән кеше сызды,
Диярмен, сорасалар.

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал:
Чын атым «Кичә» минем.
Бу егет абзаң булыр бу,
Бик белеп тор син,энем!

Дәгъвачы фөрьяд итәдер,
Аудан ычкынмак була.
Һәм дә, ычкынгач, егеткә
Бер-бер эш кылмак була.

Премиясен кисмәк була,
Акчасын кысмак була,
Бер-бер артлы шелтә биреп,
Эштән кудыртмак була.

Кычкыра: «Сызды, харап итте
Явыз «Кичә» мине,
Аһ, үләм бит; бу гарьлектән
Кем килеп йолкыр мине?»

Иртәгесен сайлаучылар
Бу фәкыйрьне тиргиләр:
— Колак каккансың мандаттан;
Шул кирәк, бюрократ! — диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма, тыел,
Дөнья үзгәрде бүген!
И җүләр! Сызганга кичә,
Кычкыралармы бүген!»


* Сауләт — батырлык
** Хисса – өлеш.
*** Фөрьяд — зарланып елау.
**** Аслан — һич тә.


1995


(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.)


Комментарий язарга


*