ТАТ РУС ENG

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Сыену

Апрель-апрель инде:
Йомшак җиле, чирәм исе белән
Тәмам алгысыта күңелне.
Апрель җитсә, татар әллә нишли:
Үзе шигырь көйли,
Үзе моңсу, үзе күңелле.

Көйли “Туган тел”не,
“Әллүки”не, “Шүрәле”не яки
“Су анасы”н ала исенә.
Шигъри җанлы халык;
Үзе эшкә чумган, үзе гашыйк тота
Җир исенә, чирәм исенә.

Табалмаса татар үз-үзенә
Сыену урыны
Һәм юаныч үксез җанына,
Сафланырга килә
Мәшһүр илһамчысы, бөек шагыйрь,
Пәйгамбәре – Тукай янына!

Җаны мунча керә апрель саен
Һәм өйрәнә бара
Шагыйрьләргә мәгърур яшәргә.
Бу баш имәс халык,
Шагыйрь җаны кебек,
Һич картаймый,
Язлар саен һаман яшәрә.

– Тукай! — дисәк,
– Шөкер, мин татар! — дип
И шатлана татар үзалдына!
– Татар! — дисәк әгәр,
Бер горурлык белән, һич шөбһәсез,
Тукай килә, әлбәт, күз алдына!

Табалмаса татар үз-үзенә
сыену урыны
Һәм юаныч үксез җанына,
Сафланырга килә
Мәшһүр илһамчысы, бөек шагыйрь
Пәйгамбәре – Тукай янына!


Комментарий язарга


*