ТАТ РУС ENG

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ Тукайга


Татар халкын уятырга теләп,
метеор булып яндың, Габдулла.
Аллаһ колы чәчкән орлыклардан
гөлләр шытты, чәчәк аттылар…
Пушкин илә Лермонтовны —  «Кояш» дидең,
үз ролеңне әйттең — бары «Ай».
Кояш вә Ай — бәхәсле мәсьәлә…
Татарлыкның җаны — Син, Тукай!

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.) 


 

Комментарий язарга


*