ТАТ РУС ENG

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ Тукайны күрдем төшемдә


Әйтте Тукай:
Ибраһим!
Үлгән өчен үлеп йөрмә,
исәннәрне уйла син!

Әрвахларга файдаң тимәс
чиле-пешле догаңнан.
Исәннәргә саф татарча
Акыл сора Ходайдан.

Һәркем үлә, гүргә иңә —
үлми калыр бәндә юк.
Исән чакта тәүбә кирәк,
үлгәннән соң — тәүбә юк!

Таш  атканга аш атканнар
көрәшләрдә егадыр.
Фанилыкта изге гамәл —
бакыйлыкка догадыр.

Синең дини наданлыгың
гафу кылыр, шәт, Хода.
Халкың өчен шигырь аша
Ходайдан тәүфыйк сора.

Бакыйлыкка киткел мизгел
фаниларны бәхил ит!
Хәзинәмдә бары белән
каршылармын… Рәхим ит!

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.) 


 

Комментарий язарга


*