ТАТ РУС ENG

Илдар ЮЗЕЕВ Өч авылдан чыккан өч гали җан


Кушлавычтан чыгып киткән Тукай,
Шигъриятнең серле йомгагын,
Очын табып ерак гасырлардан,
Миллион күңелләргә чорнадың.

Сыркыдыдан чыгып киткән Такташ,
Шигъриятнең серле йомгагын
Сүтә-сүтә, киләчәккә илттең
Заманыңның  шашкын  моңнарын.

Мостафадан чыгып киткән Җәлил,
Шигъриятнең серле йомгагын
Сүтә-сүтә,   дөнья   буйлап   киттең,
Үлемсезлек җырын җырладың.

Өч авылдан чыккан өч гали җан
Биеклектән карап көтәрләр:
Серле йомгак очын, югалтмыйча,
Кемнәр кая алып китәрләр?..

 

(Чыганак: Илдар Юзеев. Мәхәббәт китабы. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 352 б.).


 

Комментарий язарга


*