ТАТ РУС ENG

Илдар ЮЗЕЕВ Тукайны чакыру

Иң кирәк чагында гына
Үз улын халык дәшә:
— Өр-яңа Чаллы ягына
Кил әле, Тукай, яшә!
Төшмә лә, шагыйрь, пар аттан.
Борчылма тизлегенә,
Атларың чаба һаман да
Заманча җитез генә.
Кил әле, шагыйрь, ташла да
Тар «Болгар» номерларын.
Һәрбер йөрәккә язылган
Яшисе урыннарың.
Алда да, артта да түгел,
йөр безнең арабызда,
Яшең дә заманча гына,
Яшьтәш син калабызга.
Искерә еллар, гасырлар,
Кайтаваз тына бара,
Тукай атлы Җыр-Хакыйкать
Яңара гына бара.
Аста кала таш пулатлар,
Тимер-корычлар сына,
Тукай атлы Җыр-Тугры сүз
Югалмый, өскә чыга.
Җыр-Хакыйкать, Җыр-Тугъры сүз—
Замандаш итә сине,
Шушы асыл сыйфатларың
Һаман яшь итә сине.
…Кайлардан килеп чыгар дип,
Үз улын халык көтә,
Заман җилләре Тукайны
Чаллыга алып китә.
Калышмыйча машинадан,
Юллардан пар ат бара.
Халкына кирәк урынга
Туп-туры карап бара.
Тукталмый килеп керә ул,
Урамнар гизә-гизә,
«Бишек җыры»н көйләп туган
Киләчәк үзәгенә.

 

(Чыганак: Юзеев Илдар. Өзелмәс кыллар. Шигырьләр, җырлар, поэмалар, балладалар. Казан: Татарстан кит. нәшр., 1978. – 296 б.).


 

Комментарий язарга


*