ТАТ РУС ENG

Ленар ШӘЕХ Бер көләчәк әле кояш та… (Габдулла Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсенә мәрсия)

Хуш, исән бул, Тукаемның
җанын саклаган бина.

Йөрәктәге тирән ярам
бәлкем, бер төзәлер дә…
тик кем генә җөрьәт итте
Сиңа кул күтәрергә!?

Кем уйлаган шагыйрь хакы
булыр бары чүп диеп:
Тукай өчен —  изге бина
Артык диеп, күп диеп?!

Ятим җанын дәваларга
ул сиңа ишек каккан.
Тукайның әнисе бит син,
ул синдә оя тапкан!

Якты бүлмәләр эчендә
Күпме шигырь тугандыр…
Акшарланган диварларны
Илаһи моң югандыр.

Хуш, исән бул, Тукаемны
Үз иткән изге бина.
Дога кылырга теләсәм,
Мин килә алмыйм сиңа…

Син юк инде, изге «Болгар»… —
Милләтем, бу нишләвең?…
Сине уятырга теләп,
Иренемне тешләвем…

Ленар Шәех (1982) — шагыйрь, публицист; «Авылдан килгән мендәр», «Дүртенче кат…
Бишенче кат…», «Керпе ничек энәле булган?» исемле китаплар авторы.
Казанда яши.

(Чыганак: Казан утлары, 2010, №2).


 

Комментарий язарга


*