ТАТ РУС ENG

Маннур САТТАРОВ Бәйрәм бүген Тукайча түгел


Бар күңелсезлек нидән соң?
Юк гадәти ямь бүген.
Нәрсәдән бу?
Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Килми хат, котлау, гәҗиттер,
һәр кеше хәйран бүген –
Эшләми бер почта да:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Ичмаса сериал карыйм дип
ачсаң экранның йөзен,
Анда юк мавыкканың:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Ут бетеп, йә тукталып су,
җитсә чаң сугар көнең,
Юк телефон алучы:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Торбалар бер мәл суынып,
үтсә калтырап төнең,
Көтмә ярдәм һичкаян:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Күршеләрнең җен туеннан
дер килсә панель өең,
Зарланырга юк хакың:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Өч тәүлек бармыш бу мәхшәр,
китмөсө бер атнага,
Еш кына кемдер дучар бәла-казага капмага!
Рәхмәт әйт,
төгәлләнсә ул шеш яки күңгәк белән,
Бетмәсә бәйрәм кичәсен
соңгы кат күрмек белән!
Типтерергә бертоташтан,
шатланырлык нәрсә бар?
Эллә өелгәнме тау-тау ил җитештергән таулар?
Яртысы елның кызыл көн,
бу – гаҗәп-хәйран миңа!
Җитсә эш башланган атна,
шунда чын бәйрәм миңа! 


(Чыганак: Идел, 2001 ел, №7)


 

Комментарий язарга


*