ТАТ РУС ENG

Марс ШАБАЕВ *** ("Татар зиратында Тукай ята…")

* * *


На татарском кладбище,
Среди старых плит…
И. Эренбург

 

Татар зиратында Тукай ята.
Кара мәрмәр ташы Тукайның.
Әйләнәм дә киләм шул кабергә…
Ахры, тормыш, ардым бугай мин.
Язмышына халык шагыйренең
Кара мәрмәр әллә ишарә?..
Ник җитмәгән икән илһам көче
Шул язмыштан аркан ишәргә!
Җитәр иде, җитәр…
Гөлләр үсеп,
Җырларында былбыл сайраса,
Коеп куйган шагыйрь, салон шуты
Булырга җай булган лабаса!
Булмаган шул.
Туры Тукай булган —
Халык җаны, халык вөҗданы;
Гел күтәргән арык иңнәрендә
Ил күтәргән кара нужаны.
Безгәме соң, ай-һай, ардым, диеп,
Тукай ышыгында калырга!
Безгә әле аның эзләреннән
Барырга да һаман барырга…
Татар зиратында Тукай ята.
Ул — үрнәге мәңге януның.
Татар йөрәгендә Тукай яши —
Үлеме юк халык җанының.


Комментарий язарга


*