ТАТ РУС ENG

Марс ШАБАЕВ Таныш моң

…Дидем: «Кардәш,
бу көй нинди көй?»
Г. Тукай

 

Таныш бу моң, бишектән үк таныш,
Көен тоям, сүзен төшенмим.
Кем моңлана икән бу кадәрле,
Кайда җырлый, нинди кеше, дим?
Әле Заһит абый скрипкасын,
Әле Илһам тавышын төсмерлим,
Әле Гөлсем апа аһәңнәре сыман… —
Аңлый гына алмыйм һичбер мин.
Транзисторны борам — анда түгел,
Печәнчеләр, дисәм — чыкмаган.
Эзлим аны җикән камышлардан,
Эзлим аны якты чыклардан.
Һәм яктыра йөзем:
Һәрбер чыктан
Халкын карый кебек елмаеп.
Җирем үзе җырлый!
Җир булмаса,
Халкым да юк минем, җыр да юк.
Таныш бу моң, миңа күптән таныш —
Ул тирәннән килә, тирәннән.
Бу моң белән әле Болгар бабам
Каен бишекләрдә тирбәлгән.
Бу моң белән Тукай калкып чыккан
Бу моң Баһавилар җырында
Ленин күңеленә кереп калган…
Гаҗәпмени аны яңартуым
Ык буенда,
Болын чыңында.


Комментарий язарга


*