ТАТ РУС ENG

Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА *** ("Арча ягы саклый…")

***

Арча ягы саклый, киптермәгән
Тукай каләменең карасын.
Күңелләрдә очкын, моңы булган
Алсын каләм. Манып карасын.

Урманнарга керсен, Шүрәлесен
Күрмәсә дә нарат артында.
Курыкмыйча керсен, уйлап керсен
Кырлай егете Былтыр хакында.


(Чыганак: Миләүшә Шәйхетдинова. Чишмә юлы: Шигырьләр. — Арча, 2009. — 120 б.).


Комментарий язарга


*