ТАТ РУС ENG

Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА Шагыйрь үскән яклар

Күп мәртәбә үттем инде
Арча-Кенәр арасын.
Табигатьнең матурлыгын
Сизә шунда карашым.

Тулган башакларын иеп
Тирбәлә иген кыры.
Зәңгәр киңлек кочагында
Яңгырый тургай җыры.

Кырлай урманнары җырлый
"Туган тел"ен Тукайның.
Хәерле юл тләп кала
Төз нарат, сылу каен.

"Пар ат"лар һәр яз Тукайга
Алып кайта кунаклар.
Шагыйрь үскән як булганга,
Матурдыр безнең яклар.

(Чыганак: Миләүшә Шәйхетдинова. Чишмә юлы: Шигырьләр. — Арча, 2009. — 120 б.).



Комментарий язарга


*