ТАТ РУС ENG

Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА Тукай якташы мин

Горурланам: Тукай якташы мин,
Туып-үстем Казан артында.
Бөек Тукай телен, «Туган тел»не,
Өйрәндем мин сөйгән халкымнан.

 Казан арты табигате белән
Күңелләргә илһам, көч бирде.
Бу як, ахры, урман, кырлар, чишмә,
Саф һавасы белән көчледер.

Казан арты гади халкыннан да
Илгә күпме җырчы үстерде.
Ач-ялангач калган ятим улын
Куенына алды, үз күрде.

Бүгенге без – аның оныклары,
Җырларыбыз өле бөредә.
Еллар үткәч, алар чәчәк атар,
Без җырларбыз анны биредә.

Горурланам: Тукай якташы мин,
Туып-үстем Казан артында.
Бөек Тукай телен, «Туган тел»не,
Өйрәндем мин сөйгән халкымнан.

(Чыганак: Миләүшә Шәйхетдинова. Чишмә юлы: Шигырьләр. — Арча, 2009. — 120 б.).


Комментарий язарга


*