ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Артка чигәр юл юк

Туктадыңмы юллар ябык булып,
Юлыктыңмы каршы агымнарга…
Әйтәләр күк: «Безнең артта — Мәскәү»,—
Артка чигәр юл юк. Бары алга!
Рәт-рәт яткан иген теземнәре
Сикереп менәр иде камылларга,
Җимерелгән Болгар шәһәрләре
Кабат басар иде Идел-ярга,—
(Йөзек кашы, мәрҗән ташы булып)
Артка чигәр юл юк, бары алга!
Идел болыннары йөгерер иде
Сары ялын ташлап иң өстенә,
Ә күпьеллык үлән шау чәчәктә.
Килгән әзер җиргә күчеп кенә.
Меңәр еллар буе эшкәртелгән.
Татлы азык менә тамырларга…
Юл чатында болын кылганнары —
Чигенергә юл юк. Бары алга!
Йөрмәс иде кулдан кулга күчеп
Нәни Апуш төрле авылларга,
Без Тукайсыз бәлки калыр идек —
Ә ул безгә кирәк. Бары алга!
Бу канатлы еллар дәверендә
Гәрәбәдәй затлы көннәреңне,
Песнәкләргә җим тараткан сыман,
Бер талымсыз сибеп йөргәнеңне
Еллар җиле бер сыпырып алса,
Тапшырачак килер давылларга…
Акланырга эшең генә кала,—
Кире кайтару юк. Бары алга!
Идел ага… кире борылу юк
Юнәлешен алган агымнарга —
Бары алга!
Теземнәрдә яткан игеннәргә
Сикереп менүләр юк камылларга
Бары алга!
Өр-яңадан буразнага төшеп,
Кабат шытып кабатлануларга —
Бары алга!
Идел булып агып кире кайту
Туфрагыңа җылы явымнарда —
Бары алга!
…Ә шулай да бер борылып багу
Гөнаһ түгел үткән заманнарга.
 
1976
(Чыганак: Әгъләмов М. Иман тәрәз шакый: Шигырьләр, балладалар, поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 335 б.)

Комментарий язарга


*