ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Әйтте Тукай

ТИҮ Ирек мәйданына кертелмәде, 
Тукай һәйкәле янына җыелды.
Газета хәбәреннән.
Халыкларның җиде юл чатында 
Бәхәсләшеп торган чаклары…
Тукай сискәнер дип уйладым мин, 
Ә ул… Керфеген дә хәтта какмады.
Әйтте сыман: «Мине чит иттегез, 
Тәгәрәшеп миннән көлдегез; 
Мәйданыгыз ирек бирмәгәнгә, 
Ирек сорап миңа килдегез!
Бишенче ел без уянганда да,
Әйе, андый хәлләр бар иде…
Ул мин идем «Долой!» «Долой!» сүзен
Кычкырган бер татар шагыйре…»
Шулай әйтте Тукай иреннәре…
Һәм сөйлиләр:
Азмы малайлык!
Үткәнне һәм бүгенгене белми
Кычкырулар — шул ук «долойлык»!
Әйтте кинәт Тукай: «Митингка
Вакытыгыз бетте, барыгыз!
Хөр мәмләкәт, хөр Русия сезгә
Кирәк икән, Яулап алыгыз!»
 
1990
(Чыганак: Әгъләмов М. Иман тәрәз шакый: Шигырьләр, балладалар, поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.— 335 б.)

Комментарий язарга


*