ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ …гә


Ил корабын җил сөрә…
Шагыйрь.
Ил корабы җил корабы түгел,
Җил дә сөрми аны күптәннән.
Давыл ясап, тын култыкка кереп,
Зур давылны күптән үткәргән.
Давылларда йөреп кайтканнарның
Сүз дәшергә базмый берсе дә… .
..Кыяларга барып бәрелгәнче
Ил корабын, бәлки, җил сөрә?!.

(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов. Мин әйттем: Шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991 — 208 б.) 

Комментарий язарга


*