ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Кадыйров-Болгарига шагыйрь җавабы


Йорты Болгар улса улсын,
Йортны болгар булмасын.
Акмулла.
Рәхмәт, энем, миңа туган телдә
Җавабыңны язганың өчен.
«Татар» сүзен хөрмәт итмәсәң дә,
Телен үз дип алганың өчен.
Ә Тукайга килсәк,
Аңарда да
Җавап инде күптән бирелгән.
Ул да әйткән: «Бүрек ташлап», энем,
«Котылмыйлар аны бүредән».
Казан арты асрамага биреп
Меңләп Апушларны буганда,
Шөкер әле, татар милләтенең
Җаек тарафлары булган ла…
(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов.  Мин әйттем: Шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991 — 208 б.) 

Комментарий язарга


*