ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ *** ("Якты еллары да булгандыр бит?!..") 

* * *
Ак күгәрченне … алдылар, козгын биреп…
Г. Тукай.
Якты еллары да булгандыр бит?!.
Бөек халкымның үткән чорларыннан йөрәкләргә
Кара тамга булып «Кара урман» калган, «Кара урман»?
Кара еллар аша саркып чыга,
Үз икән бит аңа
Тик үз моңы…
Ак күгәрчен биреп алданганга
Козгын тиеш, әлбәттә, —
Үз козгыны!

 

(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов  Мин әйттем: Шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991 — 208 б.) 

Комментарий язарга


*