ТАТ РУС ENG

Наил ИСЛАМИ Тукайга

Татар төбәгендә тупырчыктай тудың,

Төрле төбәкләрдә тордың тилмереп.

Туган телебезнең тылсымын таныттың,

Тупас теллеләргә таштай тидереп.


Тәмле телемнәрдәй торган тезмәләрне

Тараталар төрле төбәккә.

Туфрак томалады таркалган тәнеңне,

Тезмәләрең тора теләктә.


Ташка теркәлгән тәнең туры тора,

Туган телебездәй төпле тамырың.

Төрки теллеләрең тарих түрәләрендә

Төпле, тиңдәшсез, талантлы табылдың.


Комментарий язарга


*