ТАТ РУС ENG

 Зиннур НАСЫЙБУЛЛИН *** ("Әфәнделәр, нәрсә булды монда?..")

* * *

— Әфәнделәр, нәрсә булды монда?
Телиләрме орден бирергә?
Әллә нашир күккә аштымы соң?..
— Тукай булып китте биредә.

Шигырь алып килгән. Көчкә йөри
Һәм йөткерә үзе шулхәтле.
Чебеш кенә тәндә — буйсынмас рух,
Каян ала мондый куәтне?

Ат шикелле алсыз-ялсыз эшли…
— Сирәк киләмени бирегә?
— Күзе генә калган, күзләре — ут.
Бөтен тәне үтә күренә.

…Һәм бүлмәдән чыгып китте Камил;
Урам буйлап барган чагында:
«Яши белми, тормыш җаен белми», —
Дип уйланды Тукай хакында.

Яңа гына моннан Тукай узган,
Суынмаган әле эзе дә…
Елап калыр хатыны да юк бит,
Ә шагыйрьнең гомере өзелә!

Мәхәббәте, таянычы булса,
Хатын назы күрсә көн саен,
Хатын хакы, бала хакы, диеп,
Саклар иде үзен, мөгаен.

Гаугаларга бик тыгылмас иде,
Ни дисәң дә гаилә, бала бит,
Авыр чорлар җиңел узсын дисәң,
Тыныч кына яшәп була бит.

Ә соңыннан иҗат итәр иде,
Мәхәббәттән яңа көч алып…
Соңгы юлга, хатыны белән бергә,
Озатыр иде аны бар халык.

Һәм, әлбәттә, халык елап калыр,
Тик бүген ул менә кемгә тиң?
Үлгәннән соң хөрмәт нигә кирәк?
Ил — ана да, ләкин ул — ятим.
Кыяфәте ничек булса булсын,
Бөек булып калыр гомергә.
Шагыйрь кеше ямьсез була алмый!
Һәрнәрсәдә Идеал күрергә
Теләде ул. Качты гайбәтләрдән,
Ким-хурлыктан өстен торды ул.
Рухы белән ул илаһи булды,
Шуңа күрә ялгыз булды ул.

Урталыкны кабул италмады,
Үз юлыннан туры барды ул.

Тукай һәм Җир, Җиһан — аерылгысыз.
Сүнмәс йолдыз булып янды ул.
Ул оялчан, усал кеше булды.
Үлгәч, күпләр яшен коячак
Һәм туган ил, татар кызы булып,
Каберенә чәчәк куячак.

Шулай уйлый Камил.
Трамвай килә,
Шавы белән урам тутырып.
Ә бакчада яфрак шавын тыңлап,
Бакыр бабай тора утырып.
Сыек томан. Яңгыр явып тора.
Яфраклардан тамчы коела.
Гамьсез Камил өчен Бакыр бабай
Мәңгелектер кебек тоела.

— Яши белгән кеше. Шуның өчен
Мәңгелеккә утыра ул монда!
Ә Тукайга һәйкәл булыр микән?
Ә калганы — бар да ерунда!
Мәңгелеккә омтылабыз бит без.
Яшәү — мизгел, бронза — мәңгелек.
Ә Державин сүзсез утыра бирә,
Каләм тотып, уйга бирелеп.

…Яңгырларны, томаннарны куып,
Вакыт сыман, җилләр иссеннәр…
Искеләрен җуеп, урамнарга,
Бакчаларга яңа исемнәр
Бирә вакыт. Ай һәм тәреләрнең
Алтыннары куба, үзгәрә.
Сазлык кебек кибә, корый бара
Камил пышылдаган сүзләр дә.

Бөекләрнең юлы җиңел түгел,
Сикәлтәле, авыр һәм ерак.
Ләкин Тукай — мәңге сүнмәс йолдыз,
Торган саен балкый яктырак.


Комментарий язарга


*