Тукайга багышланган шигырьләр
(Тукай хатирәсе) Яктысы берлән сихерләп күк читен, әкрен генә, Моң гына изге кояш — солтан кояш иелә, иңә… Я, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы! Нинди төс юк нурларында! Һәммәсе оҗмах төсе! Күр: ничек ул...
Габдулла әфәнде! Син бер гөлме? Милләт бакчасының Гөлләренә баскан былбылмы? Син сайрыймсың хисле шигырьләрне? Телләреңә баскан былбылмы? Әллә исмең гали, җисмең бер нур, Хакның җиргә иңгән мәләге? Әллә зур күңелле, көчле телләр Безгә хакның махсус...
Фани дөньяны калдырдың Егерме җиде яшеңдә. Синең гомерне тиңлим мин Яз яшьнәгән яшенгә. Гомерең үтте ятимлектә, Бер дә рәхәт күрмәдең. Ничек кыен булса да, Шигърияткә үрләдең. Асрамага бирәм диеп Базарларда саттылар. Синең шигъри йөрәгеңә Сүнмәс...
Шагыйрьнең 120 еллыгына Бу дөньяда белмәгәннәр юктыр Бөеклеген мәшһүр Тукайның. Әйтер сүзем бу турыда түгел. Шигыремдә, Йөрәк әрнүемне белдерим дип, Акрын-акрын аның үлеменә Китерүче байтак сәбәпләрнең Кайберсенә килеп тукталдым. Акылларга сыймас, уйлап баксаң: Шул ятимне...
Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын, Кечкенә чакта җырлаган кебек. Һавада — кояш, җирдә — туган тел Булмаса әгәр — зураймас идек. И туган телем, Идел-ил җыры, И әнкәм теле, тере изгелек! Югалсам — таптың, янсам...
Тукай моңын чор моңына кушып, Бер яшь ана бишек тибрәтте дә Миндә шундый уйлар уятты: Чорлар гизгән якты агымнарга Тиңдәш икән Тукай иҗаты! Бөек шагыйрь моңы, халык моңы, Биек күкле кыя-таулар кебек, Тамыр җәя икән...
*** Тукай туган көнне һәр ел кояш. Ә төштән соң бик еш — яңгырлар. Тукай кояш булып ымсындыра һәм сут суза шигъри тамырга. (Чыганак: Харис Р. Хәл–әхвәл: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001....
I Татар Тукайга сыена, язмышы юл көткән саен. Һәркем белән сөйләшергә Тукай таба рәтен-җаен. Татарның һәр соравына үз Тукае җавап бирә. Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае шуңа күрә. Ләкин шатлык чиктән ашса, татар...
Тыштан уйлыйм, эче тулы шагыйрьләрдер, Шигырь уку белән алар «шагыйльләр»дер. Уйларымда, шунда җиткәч, туктап калам. — Туры килер дим керергә — килер заман. 27 май, Казан (Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том....
А.С.Пушкинның тууына 200 ел тулу уңаеннан Болдинода — синең мәшһүр көзең, Миндә менә Бакырчы җәе. Пушкин елы быел — шигърияткә Килеп кенә тора бит җае. Бик исемдә утыз җиденче ел… Үлгәннәргә «почет» булганмы —...