Тукайга багышланган шигырьләр
(Мәдхия) Татар улы, шигъриятнең чын үзе син: Синдә моң да, горурлык та, синдә гайрәт. Туган телнең даһилары исеменнән Син лаеклы, вәкаләтле илче, Айрат. Күрде илләр, ишеттеләр һәр тарафта, Шигареңда Тукай — Гимн, Җәлил — Байрак....
Сынап тора сизгер күңел Безне ерак көннәрдән, Гүя шагыйрь беркайчан да Елмаймаган, көлмәгән. Күзләрендә бәгырьләрне Үксетерлек моң тулы, Милләт язмышын сагышлап Сискәндергән шом тулы. Елмаймый борчулы күзләр, Мәэюс карый сызланып, Үткәннәрдән карый Тукай Киләчәкне кызганып....
Һәркемнең бар мәңгелектән Дөньяга бар булган көне. Кайсы чорда, кайчан микән Халкыбызның туган көне — Туган телнең туган көне? Илнең теле ачылган көн, Җанга моңнар тулган көне. Илаһи вә илһамлыдыр Туган телнең туган көне! Өнсезлекне,...
Өй түренә элгән шәмаилнең Сүзләре ак — көмеш хәрефле, Гел иминлек кенә теләгән ул, Бусагадан куган хәвефне. Җанга тынычлыклар биреп торган Гасырлардан килгән инану. Язулары безгә бикле иде, Соң төшендем бугай мин аны… Гарасатлар кичеп...
*** Буран сарган тәрәзәдән карыйм Сабый чакның җылы почмагына: Тукай шигырьләрен укый әткәй, Сыендырып мине кочагына. Җылыйсылар килеп, әрнеп тыңлыйм — Ятимнәрнең хәле кыендыр ла… …Биш елдан соң сугыш. Әткәй киткәч Мин ятимне Тукай сыендырган…...
Чирек гасыр элек кояшлы көн Могҗизалы хәбәр китерде. Каршыладык сине, тарих кичеп Такташ яннан кайткан шикелле. Ятсынмаган идең бер генә дә, Күрмәсәң дә безне таныдың, Егерменче гасыр шигырендә Туфан күтәрелде тагын бер. Шигъриятнең ак намусы...
Тукай ягы, шигъри кыйбла булып, Халык мәхәббәтен казанды. Казан арты иде… Бу якты як Хәзер инде алды Казанның! Март, 1971 (Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002....
Троицк шәһәре Уй елгасы буенда, Тукай анда 1912 елда булган. t tt ttt Буын арты tttБуыннарны tttТанып килә, tttУй елгасы tttГасырлардан tttАгып килә. ttt tttКемнәр аңа tttКерә алган tttБары тездән, tttКемнәр аның tttЧоңгылларын tttИңләп йөзгән....
t tt ttt tttСоңгы сулышта, tttҮләр алдыннан, tttШагыйрь васыять tttӘйтеп калдырган: ttt ttt– Әсәрләремнән tttКилер акчага tttТәрбияләгез tttБер ятим бала… ttt tttУл чак бу теләк tttҮтәлми кала, tttАчтан үлгәндер tttЯрдәмсез бала… ttt tttҖуйдыртмады җыр tttУл...
Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган — Тартыш белән тулган көннәрең. Шуңа, ахры, искә алынмыйча Үткән синең туган көннәрең… Бәйрәмнәрең алда икән әле, Кара, шагыйрь, бүген текәлеп — Халкың килде сиңа, мәхәббәтен Ал чәчәкләр итеп күтәреп. Син...