Тукайга багышланган шигырьләр
Булганнар бит бөек шагыйрьләр! Туган, урын — алтын бишектә; Үскәч — киткән; кайткан чакларда — Кеше торган саклап ишектә. Булган башка бөек шагыйрьләр: Тар бүлмәдә сулып сүнгәннәр; Бала чакта исә базарда: «Асрарга бала бирәм!» —...
(Остазым Г. Тукайның үлүенә өч ел тулганда) Күкрәк киереп, синең кебек җырлармын мин, Яшьлегемне нурың белән нурлармын мин; Синең кебек ямь сөярмен, нур сөярмен, Чүплектәге чүп-чарларга кунмамын мин! Синең гали хезмәтеңнән үрнәк алсам, ...
Якты көнгә чыгып җитә алмый, Күмелеп калган шахтер шикелле; Сөйгән монологын сөйләп бетми, Тынып калган актер шикелле; Агуланган тынчу караңгыда Янып бетми сүнгән шәм кебек; Сәхрадагы язгы елга кебек, Ташты да ул, тынды яшь егет....
Киттең, Тукай, Үттең, Тукай, Йөрәкләрне яндырып, Иңрәде ил, Тетрәде җир, Каплады кара болыт. Кыска булды, Иртә сүнде Яшь гомерең, моңлы-зарлы. Утка атып, Кан елатып Ташлап киттең Казанны. Үтте еллар, Үсте җырлар, Син яңадан уяндың, —...
Тукай туды — илнең сирәк баласы, Зарыгып көтеп алган кирәк баласы. Татар җанын аңлатыр, аңлар шәп ир Кирәк иде илгә — бөек бер шагыйрь. Тукай туды тулгагыннан тарихның, Тукай туды моң-зарыннан тарихның. ...
(Татар дустыма) Безнең дуслык бик күптәннән килә, Белмибез без ызгыш-талашны. Мин яратам Тукай шигырьләрен, Син укыйсың безнең Тарасны. Мин яратам борын-борынгыдан Килә торган татар җырларын; Салават күперенең Казан өстендә Дуга булып балкып торганын. Җыр...
Мин Казанда йөрим. Үз телем күк Күңелемә якын дуслар теле. Менә мәйдан — китап кебек ачык, — Уйчан шагыйрь, пьедесталга басып, Тел сагында тора көне-төне. Тукай, Тукай! Рухың, шигырьләрең Нурландыра минем күңел күген. Синең сүзең...
Килеп кердек без бакчага, Төшкән чакта эңгер-меңгер: Сталинград язучысы, Бакудан килгән инженер, Минскидан — архитектор, Врач — Чита шәһәреннән, — Һәм балкыды үлемсезлек Таудай чәчәк бәйләменнән… Хисләрем язгы ташкындай Тышка чыгар кебек тулып. Җыр остасы...
Булдым мин Жаркентта, Чимкентта, Ташкентта. Утырдым идәндә, Үләндә, брезентта. Май ае кымызын Киң дала түрендә Эчтем мул мәҗлестә, Казакълар җирендә, Түбәтәй кигәнгә Дусларны каратып, Казакълар татарча Сөйләште яратып. Күрәсең, түбәтәй Аларга ошаган: Син, диләр, кадерле...
* * * Яшьнәдең яшендәй һәм куа алдың төнне юлыңда син, Дөньяны, чорың төсен — идеалың уты аша күрдең. Мең гасырлар һәм гомерләрдән калган зур йөкне алып, Ил күгенә «Халкым!» дип янган бер йолдыз булып...