ТАТ РУС ENG

Рафис КОРБАН 1913 ел. 2 апрель. Тукай

Тының бетеп, буылып йөткерәсең.
Кургашын күк авыр, һай, тормыш.
Бар шатлыгың — халкың, халкың, диеп,
Күкрәгеңдә тибә асыл кош.

Төн кичәсең ничә сират аша.
Кичәрсеңме соңгы күперне?
Кемгәдер чир — йөткерек,
Сиңа — шигырь,
Йөткерәсең соңгы шигъреңне.

Ап-ак җәймә — аккош канатымы? —
Син ятасың баштан ябынып.
Күтәр әле, аккош, канатыңны,
Очсын әле шагыйрь кагынып.

Тик тарсынып тимер читлек эчен,
Канаткан ул көчле канатын.
Ачар аңа читлек ишекләрен
Чахоткалы язгы кара таң.

Һәм очар ул, очар. Канат очы
Бәгырьләргә узар кагылып.
Китәр чахоткалы черек яздан.
Һәм һәр язда кайтыр сагынып.


Комментарий язарга


*