ТАТ РУС ENG

Разил ВӘЛИЕВ Бөеклек

Туган чакта — бөтенебез тигез.
Ә үлгәндә? — Белмим ул ягын.
Һәрбер аксак нигә Байрон түгел.
Һәр саңгырау — түгел Бетховен?

Һәр акыллы нигә бөек түгел,
Һәрбер батыр — түгел Газинур?
Һәр авыру Тукай булса әгәр —
Бер минутта мең том язылыр!

Һәр кешедә баш бар, кул, йөрәк бар,
Бөек фикер килә һәркемгә…
Ләкин аны күпләр таный алмый.
Таныганнар кыймый әйтергә.

Фикер җирдә шәрә-килеш йөри —
Яңа туган сабый баладай.
«Асрамага бала бирәм»,— диеп
Чыгаралар аны базарга.

Каксалар да, суксалар да күп чак,..
Бөтен кеше аңа бик якын.
Итекче карт Вәли аңлый аны.
Ишетә аны саңгырау Бетховен.

Ашаталар, сөеп үстерәләр,
Кидерәләр тыйнак киемгә…
Ул дөньяга чыга. Килеп керә
Бәхет булып һәркем өенә.

Намуссызлар өчен намус була,
Өметсезләр өчен — ак өмет.
Җан өләшә җаны үлгәннәргә,
Ул терелтә тик бер кагылып.

Урамнарда йөри ятим фикер,
«Асрамага, — диеп, — кем алыр?»
…Һәрбер сукыр нигә Гомер түгел,
Батыр түгел һәрбер Газинур?!

 

(Чыганак: Вәлиев Разил Кышкы учак: Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 382 б.).


 

Комментарий язарга


*