ТАТ РУС ENG

Разил ВӘЛИЕВ Кабан күле

Серләреңне аччы, Кабан күле,
Сөйлә әле бөтен белгәнең,
Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен,—
Шушы булыр иң зур бүләгең.

Суларың да, әнә, кибеп бара,
Аерылгансың инде елгадан.
Болагың да соңгы мәлен көтә,—
Яшел кәфененә уранган.

Сөйләп калчы, Кабан, серләреңне…
Йөзгән диләр синдә пароход.
Үпкәләмә… сине гаепләмим,
Болай гына сорыйм, яратып.

Ничә еллар инде эндәшмисең,
Бер давыллап, ярсып ал, Кабан!
Урамнарга, мәйданнарга чык бер,
Сәлам тапшыр җиргә Тукайдан.

Шаула, гөрлә печән базарыдай,
Сөйлә әле бөтен белгәнең:
«Кисекбаш»ны сөйлә, «Шүрәле»не,
Карәхмәтнең тимер беләген.

Барысы яңа, барысы кызык безгә:
Күпме алтын синең төбеңдә?
Ничә дистә мәчет манарасы?
Күпме кан-яшь сиңа түгелгән?

Чынын сөйлә… Тукайларның гомере
Нигә алай иртә өзелгән?
Аннан сөйлә ниләр күргәнеңне
Унҗиденче елның көзеннән…

Тирә-юньдә дөнья шундый матур!
Ярларыңа басып карале.
Тукай нәселе киләчәккә бара,
Безнең белән син дә бар әле.

…Эндәшмәде Кабан… Яшел күзе
Өмет катыш моң һәм зар тулы.
«Китмә!» дигән кебек, дулкыннары
Аягыма килеп сарылды.

 

(Чыганак: Вәлиев Разил Кышкы учак: Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 382 б.).


 

Комментарий язарга


*