ТАТ РУС ENG

Рәдиф ГАТАШ *** ("Югары ул – Тукай биеклеге!..")

***
Югары ул – Тукай биеклеге!..
Кайсы тауга исемен бирәсе? –
Таулар юк шул бездә.
Үрләр генә…
 
Ә рухта – тау биек…
Күрәмсең:
Илаһи тау анда!
                      Биеклеген
Үлчи, әйтә алган юк әле…
Кем колачлый, иңли алган аны?! –
Ул бит Тукай тавы – югары…
 
Күренерме безгә түбәтәе,
Башка таулар белән сөйләшсә?!
Тик нигезе җирдә,
Тиңнәренә
Биеклектән таулар эндәшә…
Безгә – кул җитмәслек!
Сүз кузгата
Кем аңа тиң булу турында?!
 
Тукай!
Ахыргача бөеклеген аңлау –
Бу да, бәлки, хыял-уй гына?!
Ә омтылсак һәм аңласак икән!
Акыл аек, йөрәк сау булып…
 
Таулар юк шул исемен бирү өчен,
Туган җирем тиңсез бай булып…
Чын горурлык рухта, бәлки:
Кала
Иң биеге –
Тукай-тау булып!

Комментарий язарга


*