ТАТ РУС ENG

Рәис ҖАББАРОВ Тукай  киңәш  бирә…


Тукай шигырьләре уйландыра,
Күңелләрдә нәрсәнедер уяндыра.
Әллә ниләр әйтә инде,
Күзләремә яшьләр килде.

Уянырга куша, уянырга,
Киләчәк турында уйланырга.
Максатына ирешергә куша,
Әгәр сездә чын йөрәк булса.

Авырлыклар булса – каршы бар,
Уңышлыклар килсә – каршы ал.
Шул чагында син яшәрсең,
Шул яшәүнең җимешен ашарсың.

 

 
2003 ел, февраль

(Рәис Кәбир улы Җаббаров — Әстерханның татар театры режиссеры)


Комментарий язарга


*