ТАТ РУС ENG

Рәис ҖАББАРОВ Тукай


Мөлдерәмә хәсрәт һәм өметләр
Һәр шигыреңдә изге халкыма.
Күпме газап, хәсрәт күрдең
Минем халкымның хакына.

Халкым өчен сызлап яна-яна
Азатлыгы өчен көрәштең.
Дөнья ямен җибәреп, чүп өстәүчеләргә
Каршы бардың, аңлаттың, эндәштең.

Язмыш сиңа, чеметеп гомер бирде
Яклар өчен, милләтебезне.
Талантыңа табигать башын иде,
Шигырьләрең мәңге, үлемсез.

Туган илне, туган җирне мәңге
Күмә алмый икән сагышлар.
Туган халкым сине хөрмәт итә,
Һәр шигыреңдә безнең язмышлар.

Милләтемнең хаклык, азатлыгы өчен
Үзең кызганмыйча көрәштең.
Язмыш бөгергә тырышса да сине,
Син халкыма бәхет өләштең.

Язмыш сиңа нинди мәрхәммәтсез,
Искә алсаң бала чагыңы. 
Әмма туган ягың шигырьләре
Шундый хисле, шундый ягымлы.

Милләтемнең газапларын аңлап,
Өметләрен яклап килдең син.
Гасыр газапларының канлы туфрагыннан,
Изге җаныннан яратылдың син.

Гасырларга сузылган газапларың,
Өметләрең шигьри моңнарың.
Бәйсезлеккә көрәшергә өндәп,
Халкым азатлыгы өчен җырладың.

Халкымның азатлыгы өчен
Тугры юлдан Тукай атлаган.
Шигъри чишмәләре белән сугарылган,
Кеше азатлыгын саклаган.

Милләтемнең бүгенгесе өчен
Искә алмыйк барлык сагышны.
Бөек шагыйрь алдында башны иеп,
Төзәтергә иде ялгышны.

 
1996 ел, апрель

(Рәис Кәбир улы Җаббаров — Әстерханның татар театры режиссеры)


Комментарий язарга


*