ТАТ РУС ENG

Рәшит ГӘРӘЙ Тукайга

Әнкәемнең күкрәк сөте белән
Моңлы җырың сеңде күңелгә.
Кечкенәдән сеңде… Аннан бирле
Күпме сулар акты Иделгә!

Күпме сулар койды диңгезләргә,
Кояш сипте күпме нурларын!
Җырчыларның исемен саклар өчен
Хәтерләре иркен елларның.

Мәхәббәте сүнми кешелекнең:
Гомер үткән саен яңара.
Алгы рәткә куеп һәрбер юлын,
Җырларыңны тыңлый замана.

«Юк, китмибез!» — диеп, Россиянең
Уртаклаштың олы язмышын…
Халкың өчен янып әйткән сүзең
Ишетелмәгән җирләр бармы соң?!

Бәйрәм күрке булды синең җырың
Йорт-җиребез имин вакытта.
Ил күгендә яшен яшьнәгәндә,
Солдат булып күчте окопка.

Үч кылычы булып ялтырады
Баш өстендә дошман явының.
Мәйданнарга түгел, күңелләргә
Тере һәйкәл булып салындың.

Янда йөрттек сине, юлдаш итеп,
Кай җирләрдә генә булсак та.
Яшьтәшләрең белән бер сафта син,
Оныкларың белән бер сафта.

Саф моңнарың иңли биләүдәге
Сабыйларның узар юлларын.
Халкың күңеле кебек көр булганга,
Картаюны белми җырларың.

Язларыңны каршы алган чакта
Яшәрәсең кебек тагын да.
Эстафетаң ерак илтер өчен
Такташларың килә яныңа.

Мусаларың кайта илләр гизеп,
Йөрәкләре утта чыныккан.
Елмаерга әзер карашларын
Синең җырың шулай җылыткан.


Комментарий язарга


*