ТАТ РУС ENG

Рифат СӘЛАХ Очрашу

Төн уртасы.
Ишек шакый берәү.
Апрельнең соңгы көннәре.
Юкса күптән юк иде лә безгә
Тукай әфәнденең килгәне.

Ишек ачтым.
Бергә каһвә эчтек.
Төне буе шигырь сөйләде.
Ул киткәндә бер үкенеч булып
Җирдә калган икән сөйгәне.

Тынып калдык.
Тынып торды бермәл.
Ютәлләде янә, буылды.
Сораштырды: "Яшьти, ничек, — диеп
Сезнең яңа гасыр буыны?"

Саубуллашты.
Юлга чыгып китте.
Бер борылып бакты — түзмәде.
Офыктагы ал таң яктысыннан
Карап тора Тукай күзләре.


(Чыганак: Сәлах Р.
Яшел ай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 143 б.)


Комментарий язарга


*