ТАТ РУС ENG

Рифкат ЗАКИРОВ Тугрылык

(Г. Тукайның әйтелмичә калган йөрәк сүзе)

Үзсүзләнеп яздым мин сызланып,
Карамадым чиргә, бизгәгенә.
Канатланып яздым: кан бозланып,
Бу дөньяда җаным бизмәвенә.

Шөкер, яшәгәндә «тел алмашып»,
Кайгысын да күрдек, шатлыгын да…
Шулар, күңелемдә кристаллашып,
Әверелде җырга, сагыш-моңга.

Хөр ал таңнар атар-атмас борын
Зур хыяллар мине алгысытты:
Тел төбендә йөргән күпме җырым
Тәнне түгел, җанны ярып чыкты!

Миңа түгел, хәтта ял булмады
Иңемдәге ике фәрештәгә…
Тик иң кирәк җырым язылмады, —
Тынмас җаным күктә-гарештә дә!

Яздым, сыздым… һаман ямьсезләнеп,
Үтте күпме вак җан үзәгемә?!
Мин салмадым чөнки әрсезләнеп
Юк-бар чүпне заман бизмәненә…

Туктамадым ялгыз көрәшүдән,
Йомшамадым авырып, арып та мин.
Көлде ятлар янып көнләшүдән, —
Таудай зур гамь йөртте арык тәнем!

Бик аз булды сыман минем әле
Яшәвем дә, яшьнәп күкрәвем дә…
Сүрелү түгел, хәтта кимемәде
Шигырь уты ярсу күкрәгемдә!

«Тарсынудан очты… ятсынудан…
Дөнья читлегеннән күңелем кошы».
Син каласың, хуш, и якты җиһан,
Аера мине синнән гүр йокысы…

Апуш идем… Китәм Тукай булып!..
Көтсәләр дә «этләр»үлемемне,
Сиздем: китүемдә — кабат туып —
Мәңгелеккә җиргә килүемне!

Сурәтемнән димим, җырларымнан
Килер чорда мине танырлармы? —
Аерылмаса туган туфрагымнан,
Туган телнең кипмәс тамырлары!..


Комментарий язарга


*