ТАТ РУС ENG

Сафуан МУЛЛА ГАЛИ Күңелемдә яз

Бүген
Үз яктысы белән
Балкый Татарстан,
Миллион күңел нуры тоташты —
Шушы юлдан Тукай атлап килә,
Муса килә.
Һади Такташны
Күрәм юлда —
Күңел күтәрелде,
Иркенәйде сулыш юлларым…
Хәтеремдә кайтып үткәнемә,
Көрәш белән узган елларның
Һәркайсына туктап кереп чыгам,
Үткән еллар утта кызганмы?
Уйга чумып карыйм кояшыма —
Намус корыч кебек кызарды…
Хисләремдә Тукай,
Хәсән Туфан,
Сибгат Хәким торып сүз алды —
Тойгыларны буып торган бозлар,
Китмәс сыман бозлар кузгалды…
Күңелемдә бозлар агып бетәр
Бар ләмнәрне юып төптән үк.
Кайнар хисләр туды,
Алмаз хисләр —
Җырым туган җиргә төпләнеп.
Тамыр җәйде,
Ярды яфракларын,
Менә-менә атар чәчәген —
Гәрәбәдәй эре орлыкларын
Басуларым, сезгә чәчәрмен…


Комментарий язарга


*