ТАТ РУС ENG

Шамил МАННАПОВ Шагыйрьләр

Шагыйрьләрнең язмышлары уртак:
Намус белән — узган юллары.
— Син кол! — диеп күпме каксалар да,
Рухы белән
Кол булмаган барыбер Кол Гали.
              Тукай ятим килеш курыкмаган
              Кара көчтән — кара шайтаннан,
              Идел-йортыбыздан беркая да
              «Китмибез!» — дип ярып әйталган.
Җәлил җыры очкан Моабиттан,
Каны тамган тимер челтәргә:
«Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә…»
              Шагыйрьләрнең язмышлары уртак:
              Көрәш белән узган юллары. 
              Алар шундый булган өчен
                                                      безнең
              Йөзебез ак, башыбыз — югары.
Рух югары,
Чөнки арабызда
Галиләр дә, Тукай, Җәлилләр.
Килер буын нурга тиенсен дип,
Гомерләрен,
Гомерләрен яга шагыйрьләр.


Комментарий язарга


*