ТАТ РУС ENG

Шәүкәт ГАЛИЕВ Сабый чагым, дисәм

…Ярты тәрәзәгә кадәр — кибәк,
Чыпта белән ишек тышланган.
Күрмәгәндә сөлгеләрне чәйнәп,
Бозавы да шунда кышлаган.

Чалгы пәке белән сырлый-сырлый,
Әрәмәдән кискән таякны,
Мич башында кайнар арышка мин
Азмы утырдым күмеп аякны…

Ишеткәнгә әллә шул вакытта
Тәүге тапкыр Тукай исемен,
Сабый чагым, дисәм, сагындырып,
Кышкы кичләр төшә исемә.

Кулларына тышсыз китап алып,
Сыендырып мине куенына,
Моңлы итеп әткәм сәке өстендә
Көйли иде төннәр буена.

Кышкы кичләр Тукай моңы булып,
Йөрәгемә тирән сызылган.
Кем белә, шәт, шигырь юлларымның
Очы шуннан башлап сузылган…


Январь, 1957


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


Комментарий язарга


*