ТАТ РУС ENG

Сибгат ХӘКИМ Яңгырый алар Берлинда

Берлинда Дуслык йортында
Немецлар һәм татарлар.
Татарлар… Башкача безне
Тагын кем дип атарлар?
Йөзендә сагыш, тик сагыш,
Үзе дә ул, тугел дә…
Берлинда олы мәҗлеснең
Җәлил утыра турендә.
Йөрәкне сиздерми кискән
Үпкәле куз карады,
Калынайган, авырайган
Моңнардан куз кабагы.
Сөйли Кашшаф, аны хәтта
Эчертмә һәм ашатма.
Бер бөртек тә үпкәләмәс,
Суз генә бир  Кашшафка.
Сөйли Кашшаф, имеш, нигә
Безгә горур булмаска?
Тәрҗемә итәләр, татар
Мохтаҗ әле тылмачка.
Төшә төбенә тарихның,
Тарих безнең таркау ул…
Басып шигъренә Тукайның
Тагын өскә калка ул.
Тәҗемә итәләр авыр,
Интегәләр су эчеп,
Мин дә Берлингача килдем
Шул тел өчен сугышып.
Тукайда теле тотлыкты
Тәҗемәче немецның.
Өйрәнгән гомер-гомерга
Мин өстен дә мин өстен…
Хисләргә тиде, хисләргә,
Тукайда бит тукталды,
Булышмыйм юри, ә немец
Әйтә алмый Тукайны.
Мин кунак, миңа барыбер,
Сәгать үтсен, көн үтсен.
Булышмыйм юри, татарның
Теленә дим күнексен.
Күнексен,  бөек Тукайны
Һичкайчан онытмасын,
Сәнгатьнең гасырлар буе
Ныгыткан  ныгытмасын
Үттеләр атлап Тукайлар,
Тукайлар һәм Җәлилләр,
Яңгырый алар Берлинда,
Нигә тагы дәлилләр?
Шинеле гүя элгечтә,
Шинельләр арасында,
Утыра Җәлил   Гётелар,
Шиллерлар арасында.
Берлинда дуслык йортында
Немецлар һәм татарлар.
Татарлар… башкача безне
Тагын кем дип атарлар?

 

(Чыганак: Сибгат Хәким. Торыгыз, Мусалар!/Шигырьләр, поэмалар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 111 б.).


 

Комментарий язарга


*