ТАТ РУС ENG

Зиннур МАНСУРОВ Туңу. Тукай

Куырыла дөнья салкыныннан 
яңа гына туган бала да…
Уйлап куям бөек Туңучыны — 
җылы эзләп кайта салага…
Бәби туңа!..
Тукай номерыдай
ягылмаган мәллә дөньясы?
Суык бабай!
Бозлык чоры үткән,—
мондый салкынлыкны кем ясый?
Салкын йөзләр,
боз күңелләр,
туң йөрәкләр
салкынайта, ахры, дөньяны.
Җир кичергән салкын сугышлардан
җылыналган икән кем җаны?
«Җылылык юк җирдә»,— дия-дия, 
хәтта сентябрьдә күшеккән 
Тукайҗанга бары кыш кынамы, 
бизгәк кенә, димсең, үч иткән?!
Кешелекнең әллә күңеленә 
бик үк тиз эремәс кар төшкән. 
Җылы җаны чыгар мәлгә кадәр 
Шагыйрь суык белән көрәшкән.
«Җир суына»,— дибез,—
«Җир җылына…», 
ә нарасый һаман күшегә. 
Бу дөньяда үзебезгә дә бит 
каз тәннәре шактый еш чыга.
 
 
(Чыганак: Мансуров З. Күңел сәфәре: Шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 1999. — 223 б.)

Комментарий язарга


*