ТАТ РУС ENG

Зиннур НАСЫЙБУЛЛИН Хаттатлар

Борынгы заманнарда китапларны кулдан күчереп яза торган булганнар. Китап күчерү осталарын хаттатлар дип йөрткәннәр. Бу шигырьдә телгә алынган Габделнасыйр Сабит улы, Сөбхан Мәрҗани, Габделкәрим һәм Сәйфелмөлек Зәйнетдин улы — XVIII-XIX йөздә яшәгән хаттатлар.

 

Ут алмаган — ут алмыйча йоклый,
Ут алганнар — инде сүндергән.
Ә йортларны караңгылык сыткан,
Караңгылык җиргә сеңдергән.

Йокысыннан авыл кайчан торыр,
Бар яктылык әгәр шул булса? —
Бер учма нур, әнә, урам аша
Үләннәргә ябышып шуыша.

Төнлек кадәр тәрәзәдән чыгып
Үрелә ул күрше йортларга.
Шул нур гына сүнсен,
Караңгылык
Авылыңны әзер йотарга.

Тик карт хаттат уяу, һаман саен
Алыштыра тора чырасын,
Сизә булыр, кулындагы каурый
Яктылыкка алып чыгасын.

Сыңар каурый, шушы сыңар каурый
Пар канат бит хыял-уена,
Ак кәгазьгә төшкән һәрбер хәреф
Аңга сеңә, җанга уела.

Күз яшьләрен сыгып чыра яна,
Сүндермичә кирәк тотарга,
Чыра гына сүнсен, караңгылык
Бар йортыңны әзер йотарга.

Сүзләр чигеп, өметләрне типчеп
Талпына да каурый, талпына.
Энә белән кое казый хаттат
Мәдәният, хәят хакына.

Оныткан ул шәме юклыгын да,
Шәм алырга хәле югын да,
Сүзләр генә, җәүһәр сүзләр генә
Барып җитсен килер буынга!

Тарих җебен ялгый үҗәт хаттат,
Чыра гына бары сүнмәсен.
Яндырылган китапларның җанга
Корымнары гына сеңмәсен!

Габделнасыйр, Сөбхан Мәрҗаниләр,
Габделкәрим, Сәйфелмөлекләр —
Кара урман аша якты көнгә
Сукмак ярган Данко кебекләр.

…Яза хаттат, чыра яктысыннан
Нур көлтәсе сузыла йортларга.
Чыра гына сүнсен, караңгылык
Ил-йортыңны әзер йотарга.


Комментарий язарга


*