ТАТ РУС ENG

Ибраһим НУРУЛЛИН Башкала белән саубуллашканда (Хикәя)

Габдулла куркынычлы төш дәһшәтеннән һәм күкрәгенең чәнчүеннән уянып китте. Үзен тыныч номерда күргәч, иркен сулап куйды һәм күргән төше турында уйлана  башлады.
Ул кое кебек тирән баз төбендә, имеш. Югарыда, базның кырыенда бозау чаклы кара мәче утыра. Ул Тукай өстенә сикерергә чамалый, имеш. Габдулла күзен чытырдатып йомды да көтә башлады. Ник сикерми инде? Габдулла, акрын гына күзен ачып, өскә карады.
Мәче түгел икән ич, аны Казанда караган доктор! Үзе доктор, үзе шул ук вакытта Галләметдин бай да икән. Кызык! Бервакыт доктор Галләметдин тавышы белән түбәнгә  карап  кычкыра  башлады:
—    Борауларга кирәк, Габдулла әфәнде, борауларга  кирәк.
Габдулла «нәрсәне борауларга куша?» дип уйларга өлгермәде, доктор базга сикерде. Ләкин дөпелдәп төшмәде, җай гына киләп басты. «Күзгә күренми торган канатлары бар» дигән уй чагылып китте.
Доктор чынаяк төбедәй күзләрен акайтып, тешләрен ыржайтып Габдуллага карады да:
— Я  әйт,  мин   кем? — дип  сорады.
— Доктор…
— Ха-ха-ха!.. Күрмәдеңмени, ничек очып төштем? Мин газраил! Үзең чакырдың ич.
— Кайчан?
— Монда  күчкәнче.
— Чакырганда киләсең калган. Хәзер кирәкмисең инде.
— Күп сөйләнеп торма. Менә договор. Кул куй да, күкрәгеңне  бораулый  башлыйбыз.
— Ник  аны  борауларга?
— Син белмисеңмени? Мөселман кешене теге дөньяга ансыз кабул итмиләр, — диде дә газраил, әллә кайдан борау табып, тишәргә кереште. Габдулла, авыртуга түзә алмыйча, бәргәләнә, суккалана башлады һәм… уянып  китте.
— Күкрәк  һаман  чәнчеп-чәнчеп  ала  иде.
— Тукта әле, чакырдымыни соң ул газраилне? Кайчан булды ул? Ә, әйе, теге ученый богослов кабинетында ябылып ятканда шундый хәл булды бугай.
Габдулла Казаннан ук авыр тойгылар белән чыгып киткән иде. Ник дисәң, кыш буе бизгәк белән җәфаланды, өшеде, калтыранды. Яз кергәч, Казанның кабих һавасы шулкадәр начарланды ки, тын алырга бирми буа башлады. Хәер, ни ул тән газабы! Аңа Тукай күптән күнеккән инде. Җан газабы ачырак.
Бакуда эшли торган кордашы Сибгатьтән хат алгач, аның күңелендә өмет чаткысы кабынган иде. Тиздән барлык рабочийлар «җитте!» дип әйтерләр дә, аждаһа-машиналарын туктатып, урамга чыгарлар. Крестьян, алпавыт басуына иелгән сынын турайтып, урагын күтәреп бәрер дә чалгыга, күсәккә үрелер. Бишенче елдагы кебек ялкын күтәрелеп, реакция төнен куып җибәрер.
Әмма кара төн каплап ята бирде. Таң я бик ерак, яисә  бөтенләй  атмас кебек  иде…
Моңа Петербургның суыгы, өзми-куймый ява торган яңгыры өстәлде. Дөньядан хәбәрсез булып ябылып яту, дус-ишләр һәм фикердәшләрнең, аны бар дип тә белмичә, кайдадыр кәеф-сафа сөрүләре Габдулланың җанын  кыйный  иде.
Ниһаять, алар килделәр. Габдулла шатланды, билгеле. Ләкин күңел почмагында үртәлү һәм үпкә хисе тибеп тора иде.
– Ничек соң, Петербург ошадымы? — дигән сорауларына каршы ул хәтере калган бала тавышы белән болай диде:
– Петербургка Казан булырга ярамый инде. Карасаң, бүрегең төшә торган биек йортлар, һәйкәлләр, челтәрле күперләр. Урамында трамвай, лихач, автомобиль — бихисап. Урам түгел, дию! Көн дә әллә ничә кешене кабып йота икән. Күбесе рабочий була ди. Байлар урамы шул, шомалар урамы…
—    Ха-ха-ха!.. Мактал башлады, хурлал бетерде.
—    Сезгә көлке. Ничә көн инде менә читлектәге кош кебек утырам. Кичә Таврический садка чыккан идем. Садлыгы корсын! Яшел булмагач, ул нинди сад?! Урам себеркеләре кадап куйганнар диярсең. Шул себеркеләрне куак дип белеп, егет белән кыз в любви объясняться итеп утыралар. Менә хәзер дворник килер дә себеркене алып китәр төсле.
Тагын көлделәр.
Бераз утыргач, Тукай калтырана башлады.
—    «Кунак» килде, егетләр. Аспирин батырдан арт сабагын укытып алыйк.
Габдулла дерелдәгән кулы белән бер кашык аспирин капты да су ялгап җибәрде. Бераздан калтыравы бетте, кансыз йөзенә зәгыйфь алсулык йөгерде. Бер байда приказчик булып зшләү белән бергә, газетада языша торган  Кәрим:
— Докторга күренергә кирәк сезгә, Габдулла әфәнде, — дип  куйды.
Студент-юрист Шакир эләктереп алды:
— Безнең университетта үлгәнне терелтә торган доктор бар. Чакырыйк үзен.
— Терене үтерәләр дисәңче! Казанда берсенә күренгән идем. Чахотка ди! Ахмак түгел диң. Бусы холера табар.
Казанда чакта ук Тукай белән аралашкан кеше буларак, Хәбир шагыйрьнең гадәтен яхшы белә иде. Икенче яктан килеп карарга уйлады ул:
— Тап-таза кешеләр дә врачка күренгәләп торалар, Габдулла.
— Әнә ваше благородиеләр күренсен. Мин врачсыз да  теге дөньяга  юл  табармын.
— Сез нәрсә, Габдулла әфәнде! Пессимизм? — диде Шакир.
—  Кояш-аемны югалттым мин, дуслар. Тирә-ягым дөм караңгы. Авыруыма түгел, аның җиңел булуына, әҗәл алып килмәвенә ачынам. Кояш-айсыз яшәүгә караганда,  үлем  мең  өлеш  артык!
Газраилне чакыруы әнә ничек булган иде.
— Күзегезне зуррак ачып карагыз, Габдулла әфәнде! — диде кайсыдыр.
…«Таш капчык»тан котылгач, Тукай күзен киң ачып караган иде — шаккатты: Петербург гөжли, Петербург кайный! Лена эшчеләрен атуга протест авазлары яңгырый. Стачка, митинг, демонстрацияләр. Моңарчы туганына да әйтергә шикләнгән сүзләрне яшьләр кычкырып әйтәләр. Татар егетләре дә руслардан калышмыйча, көрәшкә җиң сызганалар. Мулланур Вахитов дигәнен татарлар гына түгел, руслар да сокланып телгә ала икән.
Бер демонстрациянең итәге Габдуллага да кагылып узды. Исаакий мәйданына «Бакыр җайдак»ны карарга барганнар иде. Мәйдан шактый аулак. Кешеләр берән-сәрән генә үткәләп торалар. Бервакыт Невский ягыннан халык гөжләгән тавыш ишетелә башлады. «Смело, то-варищи, в ногу», «Бәхилләшү маршы» көйләре колакка керде. Ул да булмады, мылтык аткан тавыш ишетелде.
Невский ягын сагаеп күзәтә башладылар. Дүрт-биш минут үтмәгәндер, бер төркем кеше мәйданга килеп керде дә Габдуллалар басып торган якка таба ташланды.  Берсенең кулында  кызыл  байрак.
Килеп җиттеләр. Кыска козыреклы фуражка кигән яшь кенә  егет байракка үрелде,
– Алексей  Степаныч, бирегез  миңа!
– Тайпыл,  Вася!
Алексей Степаныч дигәненең янәшәсендә йөгереп килгән картрак эшче байрак сабын учлады да:
— Бир, Степаныч, — диде. Тегесе кулын ычкындырды. Егет байракны эләктерде дә, иптәшләрен алга үткәреп җибәреп, берничә егет белән бергә ашыкмыйча гына юлын дәвам итте. Атка атланган өч жандарм чаптырып килеп җитте. Берсе камчы белән селтәнде:
— Бросай!
Байрак чайкалып куйды да яңадан турайды. Жандарм, киерелеп, Васяның башына камчы белән сукты. Икенче жандарм байракны тартып алды да җиргә ташлады. Егетләрне, атлар уртасына алып, төрмәгә озата киттеләр.
Шушы вакыйгадан соң Габдулла ике көн буе эчмичә исереп йөрде. Тора да үзен шелтәли, тора да шелтәли иде: «Ни йөзең белән газраил чакырдың син? Ахмак! Саламторхан!»
Кичә күкрәккә тыгызланып тулган тойгылар, ниһаять, тышка бәреп чыкты. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, Габдулла әллә ничаклы шигырь язып ташлады. Әнә, өстәлдә өелеп яталар. Ни чыккандыр инде… Төзәтәсе  бардыр,  билгеле.
Ишек шакыдылар да, җавап көтеп тормый, бүлмәгә керделәр.
— Сәгать унбер, ул урыныннан тормаган! — диде Хәбир.— Аристократлаштың, Габдулла.
— Кәрим, бар кофе китер,— дип эләктереп алды Шакир.
— Утыңны  да  сүндермәгәнсең  ич.
Хәбир включательне борды да, өстәлдәге кәгазьләрне күреп,  Тукайга таба борылды:
— Башыңда акылың бармы, юкмы? Саулыгыңа малайларча карыйсың.
— Акушерка  булганың юк  ахры,  мелла  Хәбир?
— Акушерканың  ни  катнашы  бар?
— Туа башлаган баланы туктатып кара син! Я ярар, мин  юынып  килим.  Бер-берегезне юата торыгыз.
Габдулла чыгып киткәч, Кәрим акрынрак тавыш белән:
— Тукайны әзерләү кем өстенә төшә? — дип сорады.
— Хәбир инде, — диде Шакир. — Әшнәләр ич.
— Кыен, шайтан алгыры… Доктор дисәң, хәзер керпе кебек, чәнечкеләрен торгыза башлый. Алдан әйтмичә генә, докторны өстенә китереп кертсәк?
— Ярамый,— диде Шакир.— Куып чыгарса, мин ни хәлдә калам? Тукайның кем икәнен сөйләп аңлаткач кына ризалык бирде.
— Мине тыгасыз икән инде арслан авызына, хәерле   булсын,— диде  Хәбир,   елмаеп.
Шат чырай белән Тукай килеп керде.
— «Кунак»  бүген дә  килмәде! Алдан кычкырган күкенең башы авыртмагае,— диде Хәбир..
– Кычкырмаса, эче авырта икән. Анысы син буласың инде. Теләсәгез ни әйтегез, егетләр. Петербургка килү минем өчен шифалы булды әле. Кечкенә чакта Сәйфелмөлек китабын укыганда, пәри шәһәре шулай мәһабәт күренә иде. Петербург исә пәри шәһәрен до оятка  калдырды. Хәйран мин, дуслар!
— Яңгыр, җир, салкын, — диде Хәбир.
– Шаярма,  мелла Хәбир.
— Бакчаларында — урам  себеркеләре,— дип  өстәде Шакир.
– Мин аларны яшел итеп, шау чәчәктә күрәм. Күпме көчәнмә, Пушкиннан уздырып әйтеп булмас.
Люблю   тебя,   Петра   творенье,
Люблю   твой   строгий,   стройный   вид,
Невы   державное   теченье,
Береговой   ее  граниг.
Малай вакытта мәчет манарасына менгәнегез булгандыр. Үзенең кыек өен, сукыр күзле мәдрәсәсен, тавык йөзеп чыгарлык инештән башканы күрмәгән малайга бөтен дөнья ачылган кебек була. Мин дә шул малай хәлендә, дуслар! Бөтен Россия уч төбендә төсле. Тыңлагыз әле, бернәрсә язган идем.
Тукай өстәлдә яткан  кәгазьләр  арасыннан берсен эзләп алды да  укырга  кереште:
Без Бишенче елны  беркөнне уяндык  таң белән,
Эшкә   дәгъвәт   итте   безне   кемдер   изге   нам   белән.
Эшкә ябышыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен
Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге чулпан белән.
Булса   да   ул   чакта    бездә   керсез   иман,   саф   күңел,
Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел.
Аңгы-миңге   баш   белән   дә   эшләдек,    булсын   кабул,
Җәбраил   ачкай   ул   эшләргә   сигез   кат   күккә   юл.
Үтте   инде,   дусларым,   ул   үткән   эш,   ни   булса   ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.
— Шәп,  Тукай!
— Афәрин!
— Өстенә  баскансыз!
Аннары Шакир, Габдуллага сиздермичә, иптәшләренә күз  кысып куйды да:
—    Шулай да бернәрсәне онытасыз, Габдулла әфәнде, — диде.— Ачык күз, чын аңнан башка, тимер кебек саулык кирәк. Көрәш бит ул!
— Тыңла, Габдулла, акыллы сүзләрне,— дип ялгап китте Хәбир.— Сиңа докторга күренеп, ныклап торып дәваланырга кирәк. Юкса, соң булуы мөмкин…
— Әйттем мин сезгә! — диде Тукай, җиңел генә.— Алып барыгыз докторга, дидем. Кешенеке кештәктә шул.
—    Кайчан? — диде Хәбир, аптырап. Шакирның да, Кәримнең дә  күзләре көлә  иде.
—    Шылтырама инде, — диде Шакир, Хәбиргә төртеп.— Чакырдык, Габдулла әфәнде. Озакламый килеп җитәр.
Моннан соң бер-ике авыз сүз алышырга да өлгермәделәр, ишек шаку тавышы ишетелде.
—    Ул, — диде Шакир.— Гомере озын булыр. Рәхим итегез!
Чыннан да, доктор иде бу. Юантык кына кеше. Озын мыек, ияк очында гына кыска түгәрәк сакал. Шакир докторның плащын һәм эшләпәсен алып чөйгә элде.
— Исәнмесез, әфәнделәр. Кайда авыру?
— Рәхим итегез, Александр Робертович, — диде Шакир, Тукайга  ишарәләп.
— Авыру — молодцом!  Юкка килгәнмен, ахры.
— Шулай да карагыз инде,— диде Хәбир, көлеп.
— Врачларның шул инде. Чакыргач — киләсең, чире булмаса — табасың.
— Миннән дә табарсыз  микән, доктор?
— Сез — икенче мәсьәлә, яшь егет. Ну-с, әфәнделәр, сез чыгып торыгыз.
— Чишенегез, яшь егет,— диде доктор, үзләре генә калгач. — Ишеттем, ишеттем, татарның зур шагыйре икәнсез. Русның Пушкины кебегрәк…
— Ялганлаганнар. Яхшырак карасын диптер. Доктор  көлеп җибәрде.
— Тыйнакланып маташмагыз. Ну-с, карыйк.
— Озак азаплады доктор Тукайны. Бер генә кабыргасын да калдырмыйча, бармаклары белән суккалап чыкты. Салкын стетоскобын я аркага, я күкрәккә терәп, «сулагыз, суламагыз» ди-ди, озаклап тыңлады. Яткырды, торгызды. Эчен кыскалап карады, тезләренә резин чүкеч белән суккалады, телен чыгартты… Кыланмаганны  калдырмады инде.
— Ну что ж… — диде ул, ниһаять, һәм шагыйрьнең ялвару һәм өмет белән караган күзләреннән качарга теләп, өстәл янына барып утырды да ручка алды.
— Организмыгыз шактый таушалган, билгеле… Арыклангансыз. Кан азайган. Мин сезгә Петербургтан китәргә киңәш бирер идем. Көньяк санаторийларның берсенә барып, тоташтан ике ай дәвалансагыз… йөзгә җитәрсез.
— Рәхмәт, доктор,— диде Габдулла, җиңел сулап.— Кымызга  гына  барсам,  ярамасмы?
— Һем-мм, кымыздан да файда алып була… Әмма мин санаторийга барырга киңәш итәр идем.
Доктор  тиз-тиз  язгалады да:
—    Менә сезгә рецептлар… Хәзергә шулардан файдалана  торыгыз,— диде.
Тукай киенә калды, доктор коридорга чыкты.
—    Хәл җитди, әфәнделәр.— Күп булса, ярты ел яшәр. Бер як үпкәсе череп беткән, икенчесеннән дә ярты гына калган. Иң яхшы курортларның берсенә җибәреп, ике-өч елга гомерен озайтырга мөмкин… Үзенә әйтмәдем.  Кайда кул юарга була?
— Шакир аны озата китте. Хәбир Кәримгә карап:
— Я,  нишлибез? — диде.
— Ялта  инде.  Яисә   Швейцария.
— Акча?
— Җыярга кирәк. Шәһәрдә мөселман күп. Приказчиклар,  байлар…
—    Тссс,  үзе…
Тукай  ашыгып  килеп  чыкты да:
—    Җилкәдән тау төште, дуслар! — дип кычкырды.— Казан коновалы түгел  инде бу!
Аннары докторга  каршы атлады.
—    Рәхмәт, доктор, яңадан тугандай иттегез.
—    Яхшы, яхшы, дускай,  тазаруыгызны телим. Минем әйберләрне чыгарсагыз  ла, әфәнделәр.
Шакир плащ белән кечкенә чемодан тотып чыкты да докторга  киенергә  булышты.
—    Хушыгыз,— диде доктор,  Тукайга кул биреп,— тизрәк терелегез.
—    Рәхмәт,  мең рәхмәт.
Хәбир белән Шакир озата киттеләр. Баскычка җиткәч, Хәбир докторның учына нәрсәдер төртте.
—  Сез  нәрсә?
— Гонорар,  доктор…
— Алмыйм. Озатуда кыенлыклар килеп чыкса, мин картны да онытмагыз. Яраттым шагыйрегезне.
Нәзакәт йөзеннән Александр Робертович ачык әйтмәсә дә, дәвалау чыгымын күтәрешергә әзер икәнлеген аңладылар.
Тукай белән Кәрим бүлмәгә кергәннәр иде.
— Кайдан таптың, туган, бу пәйгамбәрне? — диде Тукай,  Шакирга  карап.
— Университет докторы ул, Габдулла әфәнде.
— Ни җитте төштән түгел икән… Китәм кымызга, күрерсез менә, шишман булып кайтмасам! Аннары эшкә. Ай-һай, күп әле язасыларым!
— Кырымга яисә Швейцариягә китәргә кирәк сиңа, Габдулла.  Доктор да шуны куәтли.
— Акча?
— Акча табабыз.
— Сәдака алмыйм.
— Сәдакамыни ул? Эшләрсең — түләрсең. Сиңа нәрсә акча! Бер типтең — алтын тавы хасил була, — диде дә өстәлгә кул изәде. — Бер төн эчендә әнә ничаклы язгансың.
— Хәбир дөрес әйтә, Габдулла әфәнде, — диде Кәрим.
— Кыстамагыз, дуслар, безгә — кара корсакка — кымыз да ярый. Швейцариягә әнә ваше благородиеләр барсын. Доктор әйтте, кымыз да ярый, диде.
Беразга тынып калдылар. Ничек күндерергә, нинди дәлил табарга? Дөресен әйтеп булмый. Соңгы чиккә җиткән шагыйрьне үз кулың белән үлемгә озатырга туры  килер  микәнни?
—    Болай бит, Габдулла. Безгә доктор кат-кат әйтте: көньякка җибәрергә тырышыгыз, диде. һавасы, даруы, белгечләре…
Тукайның йөзе уйчанлана төште. Чак кына фикергә калып  торгач, ул башын  күтәрде.
—    Юк, туганнар, Кырымнарда, Швейцарияләрдә өстерәлеп йөрергә туры килмәс миңа. Россия манарасына менеп карагач, күзем күпне күрә, колагым күпне ишетә башлады. Әйтер сүзем бермә-бер артты. Өлгерергә кирәк… Һәр минутым санаулы, һәр минутым дөнья бәясе.
— Бик  яхшы.  Дәваланып  кайтасың   да…
— Юк! Гөлне туфрагыннан аерсаң корый. Мин дә кибәм анда, корыйм. Белмим мени мин гомеремнең күп калмаганлыгын. Шул гомеремне туган туфракта, туган халкым эчендә үткәрергә тиеш мин. Яктыга, бәхеткә, көрәшкә чакырырга. Дошманнарым белән йөзгә-йөз торып сугышканда гына, күңел җимешләремне бирә алам. Юк, Швейцарияләрдә өстерәлергә туры килми миңа…
Тукайны артык үгетләү файдасыз иде…


(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


 

Комментарий язарга


*