ТАТ РУС ENG

Ибраһим НУРУЛЛИН Гарифов ничек Тукаевка әйләнде (Хикәя)

Көннәрдән беркөнне, суз иярә сүз чыгып, Тукайның дусларыннан берсе болай диде:
— Талантыңа, Габдулла, сүз әйтерлек түгел. Ходай саранлык күрсәтмәгән. Мине менә фамилияң кызыксындыра. «Тукай!» Матур да, яңгыравыклы да. Нәселдән киләме ул, әллә үзең уйлап чыгардыңмы?
Күзгә карап мактау һәм шәхси тормышына тыкшыну Габдулланың кәефен бозар да, шагыйрь, ачы сүз әйтеп, 16 идарәдән үк чыгып китәр дип уйлаганнар иде. Әмма алай булмады. Күңеле хуш чак туры килде, ахрысы, елмаеп кына куйды. Аннары үзенең «Тукаев»ка әйләнү тарихын сөйләп бирде.
Мәгълүм булганча, Габдуллага алты ай тулар-тулмас, аның әтисе Гариф мулла чахоткадан үлеп киткән. Балага дүрт-биш яшь булганда, анасы Мәмдүдә дә дөнья куйган. Моннан соң Габдулла Казанның Яңа бистә кустаре семьясында асрамага алынган бала өчен бәхет дип әйтерлек ике ел гомер кичерә. Газизә апа Габдулла дип үлеп тора, ире Мөхәммәтаәли дә юаш, ипле һәм  кече күңелле адәм  икән.
Кырлай  авылында  үтеп  киткән  ике ел    шулай  ук ярыйсы гына якты истәлекләр калдырган. Өченче «атасы» Сәгъди, бите, муены кояш-җилдән каешланган, бармаклары җир тырмый-тырмый кәкрәеп каткан крестьян, Габдулланың бәхетенә каршы, олы җанлы кеше   булып чыга. «Анасы» Зөһрә дә, үзенең ир баласы дөньяга килгәнче, балага «ятим бозау» итеп карамаган.
Әтисе белән бертуган апасы Газизә бу вакыт, ерак Уральскида, шактый гына бай    сәүдәгәр Галиәсгарның V  хатыны буларак, тыныч кына гомер итеп ята икән. Картаю ягына чыккач тапкан кадерле улы кинәт үлеп киткәч, Газизә апа Габдулланы исенә төшергән.
— Энебез мужик кулында тилмерә, — дигән иренә.— Китертиксәнә үзен. Янымда Гобәйдуллам уйнап йөргәндәй булмас микән…
Бай каршы килми. Чана юлы төшкәч, бер сәүдәгәрнең кошевое Габдулланы Галиәсгар йортына китереп ташлый.
Баланы, билгеле, якты чырай белән каршылыйлар, тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Аннары, өс-башын карап, мәдрәсәгә илтеп тапшыралар. Заманның кая таба ага башлаганын чамалаган Галиәсгар бай Габдулланы мәдрәсә каршындагы рус классында да укытырга карар итә.
—    Без үлгәч, ясин чыгучы бетәсе түгел,— ди ул.— Дөнья көтәр өчен хисабы кирәк, урысчасы кирәк.
Әхмәтша учитель белән бай алдан сөйләшеп куйган булса кирәк, Габдулланы күрше малаена ияртеп җибәрәләр. Малайлар килгәндә, дәрес башланган була. Габдулланың иптәше җиз төймәле тужурка кигән урта яшьләрдәге бер кешегә русчалатып нәрсәдер әйтә һәм, шулай ук русча җавап алгач, үз урынына барып утыра.
Мәдрәсәгә һич тә охшамаган якты бүлмә, саф-саф торган парталар, кара такта, бигрәк тә тишеп карый торган сиксәнләп күз Габдулланы каушатып җибәрә. Аягын кыймылдатырга да хәле бетеп, ул ишек төбендә басып кала.
—    Я, — ди аңа учитель саф татар телендә, — якынрак кил.
Габдулла бер адым атлап куя.
– Смелее. Кыюрак. Малай тагын бераз елыша.
– Исемең ничек?
Габдулла, яңа киез итегенең башына текәлгән килеш,  әкрен генә җавап  бирә:
— Габдулла…
— Фамилияң?
Габдулла дәшми. «Фамилия» сүзенең ни икәнен дә белмәгәч,  нәрсә дисен?
— Әтиеңнең аты ничек?
Бу сорау да җавапсыз кала.
— Телеңне йотмагансың бит, дускай?
Балалар пышык-пышык көлешә башлыйлар. Габдулла башын  күтәрә  дә учительгә карап куя:
— Кайсы әтинең?
Бөтен класс дәррәү көлеп җибәрә. Учительнең дә йөзенә елмаю чыга. Тавыш басыла төшкәч:
— Соң синең ничә әтиең бар?— дип сорый ул. Балалар тагын көлешә башлыйлар. Габдулла тәмам аптыраган була, үзе дә сизмәстән:
— Өч, — дип ычкындыра. Тагын көлеш, тагын шау-шу. Класс гөр килә.
— Тише, дети! — ди Әхмәтша учитель, кулын күтәреп. — Бар, Габдулла, кайтып белеп кил.
Нишләсен, тагып килгән букчасын күтәреп китә Габдулла. Өйдәгеләр, кызарган күзләренә карал, малайның балавыз сытып алганын шундук төшенәләр.
— Ни булды? Ник кайттың?
Габдулла Әхмәтша учитель янында булган хәлне биләп бирә дә:
— Кайсын әйтим? — дип сорый.
— Ул ни дигән сүз — «кайсын әйтим?» — ди апасы. — Үз газиз атаң була торып, сала мужигын әйтер идең мәллә?
– Мужик түгел ул…
— Мужик булмый, кем? Атаң синең җиде буыннан илә торган мулла нәселеннән иде. Икеләнеп торасың юк. Шартлатып әйт, Мөхәммәтгариф диген.
Ул көнне, кыстасалар да, Габдулла учительгә кабат бармаган. Икенче көнне дә аягы бик үк тартмаган. Тагып көләрләр, тагын мыскыл итәрләр. Арада зур-зур малайлар да күренә, кыйнаулары бар. Әмма берни эшләр хәл юк, башыңа төшкәч, башмакчы булырсың.
 — Нихәл? Белдеңме? — дип каршылый аны учитель.
– Мөхәммәтгариф, — ди Габдулла. Учитель өстәлдә кан кенәгәгә иелеп, нәрсәдер яза башлый.
—    «Мөхәммәт»е кирәкми. Ансыз да адашмассың.
Фамилияң Гарифов булыр. Әнә утыр шул урынга.
Атасы белән бертуган агасы үлеп, Гариф мулладан калган төрле кәгазь һәм документлар Уральскига килеп төшкәнгә кадәр Габдулла учитель кушкан фамилия белән йөргән. Әнә шул документларны актарганда ул үзенең чын фамилиясен белеп ала да «Гарифов»ны «Тукаев»ка алыштыра.
Хикәясенең шул төшенә җиткәч, Тукай сорау биргән иптәшенә текәлеп карады да:
—    Әнә шулай булды ул исем алмаштыру, мелла кем… — диде. — «Тукаев» дигән фамилия үзе кайдан чыккан — моны әйткән кешегә мин ярты дәүләтемне бирер идем. Былтыр солдатка каралырга кайткач, бу фамилиянең кайдан килүе турында картлардан да сораштырып тордым. Берсе әйтә: «Тукый бабадан килә сезнең нәсел, — ди. — Аның исеменә аталган тау да бар. Тукый тавы диләр, беләсеңдер», ди. Икенчесе Туктаргали дигән борынгы бабайга илтеп тери, шуны Тукай дип йөргәннәр, ди. Өченчесе «туккай» сүзеннән дип ышандыра. Байлар булган, имеш, тук нәсел булган. Шуннан киткән дә киткән.
Аннары Тукай, шаяртуга борыбрак, йомгаклап куйды:    
—    Бусының хаклыгында бик зур шөбһәм бар. Белмим, карт бабам бик үк тук булды микән? Габдулла дигән алла колының бүгенге хәле дә туклык турында сөйләми.

 

1964.

(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).


 

Комментарий язарга


*